Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гомерен мәктәпкә багышлаган

Теләче районының Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Ибушевның педагогик хезмәт эшчәнлеге ярты гасырга тула. Шуның 40 елга якыны – мәктәп директоры вазифасында

“Төньяк флотта хезмәт итеп кайткан матрос киемендәге егетнең диңгезчеләргә генә хас төз буй-сыны, җитез һәм кыю адымнары белән, Сатыш сигезьеллык мәктәбе ишегалдына килеп керүе әле дә күз алдымда, – дип яза хезмәттәше, ветеран укытучы Сәлмән Гыйльмиев. – Мәктәпкә физкультура укытучысы итеп билгеләнгән егет белән шул көннән башланган дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте. Ул эшли башлауга мәктәп тормышы тамырдан үзгәрде. Көндезен малайлар хоккей белән “җенләнсә”, кичләрен фоторәсем ясау белән мавыкты. Тик озак эшләтмәделәр бу егетне бездә. 3 ел укытканнан соң аңа Шекшедәге урта мәктәптә эшләргә тәкъдим иттеләр. Биредә аның яңа гына оештырган хоккей командасы сенсация ясады: республика чемпионнары булган Шәтке командасын җиңде! Ә 1984 елдан инде ул кайчандыр “көндәш” булган Шәткенең “Гром” командасы өчен җан атты. Чөнки аны бирегә директор итеп билгеләделәр”.

Александр Алексеевич Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлап, шушы фәнне укыта башласа да, физкультура-спортка булган мәхәббәтен сүндерми. Заманында Шәткедә райондагы иң зур, барлык шартлары булган спорт залы төзетү дисеңме, киенү-чишенү, рәхәтләнеп уйнау өчен бөтен шартлары булган хоккей мәйданчыгымы, хоккей командасын баштанаяк форма белән тәэмин итүме, спорт инвентарьлары булдыру дисеңме – болар барысы да директорның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа да аның дистәләгән укучысы үз язмышларын физкультура-спорт белән бәйләде.

Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган Александр Ибушев укучыларында география фәненә дә кызыксыну уята алган. Аның берничә укучысы география юнәлешен сайлап, югары уку йортларында укыган. Аның кул астында эшләгән дистәгә якын укытучының директор булып китүен дә әйтеп узу урынлы булыр.

Ул җитәкләгән мәктәп шактый еллар укучыларга экологик белем бирү юнәлешендә зур эшләр башкара. Биредә, танылган галимнәр белән берлектә, инновацион мәйданчык эшли. Казан федераль университетының география-экология факультеты белән ике арадагы договор нигезендә, менә 15 ел инде максатчан эш алып барыла. Монда Бөтенроссия, республика күләмендә төрле семинарлар, конференцияләр үткәрелеп килә. Конференцияләр укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә тартса, укытучыларга үз эшләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә. Быел оештырылачак конференциянең статусын тагын да күтәрергә исәпләре.

Александр Ибушев Россия һәм Татарстан күләмендәге фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылары белән горурлана. “Эковесна” акцияләрендә катнашып та һәрдаим җиңүләр яулый бу мәктәптә белем алучылар.

Экологик түгәрәкләр, яшь натуралистлар эшчәнлеге, экологик сукмак булдырылган мәктәпнең башка конкурсларда да үзен күрсәтү мөмкинлеге зур. Шуларның берсе –“Эколидер” республика конкурсы. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча мәктәп I урынга чыкты.

Хатыны, шулай ук укытучы, татар теленнән белем биргән хезмәт ветераны Әлфия Габделнур кызы белән 2 ир бала үстерде алар. Улларының үз гаиләләре бар. Әти-әниләре белән горурланып, кайтып булышып, хәлләрен белеп яшиләр.

Татарстанның атказанган укытучысы, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге члены, экологик тәрбиягә зур әһәмият бирүче географ, әле бүген дә директор булып эшләүче, тиздән җиде дистәсен тутырачак Александр Ибушев – һаман да җитез, бар нәрсәгә өлгерүче таләпчән җитәкче. Районыбызда дөньяга килгәнгә, әти-әнисе Мамадыш районының Владимир авылыныкы булганга да аның белән горурланабыз, уңышларына чын күңелдән сөенәбез.

Лидия КОНСТАНТИНОВА-ПАСЫЕВА, Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.

Фотода (уңда): Александр Ибушев. Фото Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев