Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөмбә җыючыларны штраф көтә

Гөмбә сезоны башланганда менә шундый яңалык. Дәүләт Думасы өченче укылышта Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне җыйган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы канунны кабул итте. Һәм шуның белән гөмбәчеләр арасында шау-шу уятты.

Әмма алай борчылырга кирәкми. Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе мөдире Ринат Чиспияков сүзләренчә, бу канун без җыя торган усак, каен гөмбәсе, баллы гөмбә, гөреҗдә һәм башка киң кулланыла торган гөмбәләргә кагылмый. 

Чыннан да күпләр аеруча сирәк очрый торган гөмбә дигән сүзгә игътибар итмичә, бөтен төр гөмбәгә кагыла дип сагаеп калды. Штрафның күләме исә бөтенләй урман ягына күз дә салмаслык итеп каралган. Кызыл китапка кергән гөмбәне белә торып җыйсаң, дүрт елга ирегеңнән мәхрүм итү һәм 1 миллион сумга кадәр штраф янарга мөмкин. 

“Гөмбә җыйганда ничек ялгышмаска? Кәрҗингә салган гөмбәң Кызыл китапка кертелгәнме-юкмы икәнен каян белергә?” – дигән сорауга Ринат Чиспияков фәкать таныган гөмбәңне генә җыярга киңәш итте. 

Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев