Гөмбә һәм җиләк җыясызмы, карендәшләр?
Социаль челтәрләрдәге тасма гөмбә һәм җиләкләрнең фотолары белән тулган.
Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова әйтүенчә, мул ел нәтиҗәсендә, ул гөмбә, җиләк белән сыйланырга һәм хәтта кышка кайнатмалар ясарга да өлгергән.
– Һәр кеше дә урманга барырга яратадыр дип уйлыйм. Моңа теләк булса, вакыт, мөмкинлек тә табып була. Без җиләк сезонын көтеп алабыз, ул файдалы һәм тәмле. Дусларыма да җиләк җыеп бирәм. Гөмбәне катнаш урманнарда да, нарат һәм чыршы үсә торганнарында да җыябыз. Каен гөмбәсе, рыжик (чыршы гөмбэсе), маслята (майлы гөмбә) күп була. Себерке дә әзерлибез, файдалы үләннәр дә җыябыз, балык тотарга да яратабыз,– диде ул
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев