Гидрометеорология үзәге яңгыр һәм салкыннар килү турында кисәтте
Озакка сузылган метеорологик җәй бу атна азагына Татарстаннан китә.
Һава температурасы акрын гына кимүгә таба бара, бу атнаның икенче яртысында болытлы һава торышы, яңгыр һәм яшен көтелә.
«Россиянең Европа территориясе һәм Уралда озак вакыт хакимлек иткән антициклон акрынлап китә. Безнең территориягә атмосфера фронтлары йогынты ясаячак», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
Көз, соңга калып булса да, үз көченә керә. Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, узган төндә Татарстанның көньяк-көнчыгышында туфракта һәм һавада беренче кырау төшү теркәлгән. Баулыда төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев