Геройларыбыз күп
Хәзерге вакытта илебезнең 52 төбәгендә барлыгы 575 Герой яши икән
Шуларның 16сы – бу югары исемгә ике мәртәбә лаек булган космонавтлар. Советлар Союзы Геройлары арасыннан 3се, соңыннан, Россия Герое да булганнар. Алар: космонавтлар Сергей Крикалев белән Валерий Поляков, полярник Артур Чилингаров.
73 Советлар Союзы Героеның 7се – Бөек Ватан сугышы фронтовиклары, 26сы – космонавт, 30 – Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, ә 10сы – башка батырлыклары өчен бүләкләнгән кешеләр.
Россия Герое исеменә барлыгы 482 кеше лаек булган.
Ә шулай да Герой исеме Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар өчен иң күп бирелгән. Барлыгы 11 мең 739 кеше (шуларның 3051е – һәлак булганнан соң) Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Авиация техникасын үзләштергән өчен, 135 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 84е – космосны үзләштергәнгә.
Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр өчен 85 кешегә (28енә – һәлак булганнан соң) бу исем бирелгән. Төньяк Кавказдагы беренче кампаниядә – 175 хәрби хезмәткәр (98енә – һәлак үлгәннән соң), икенче кампаниядә 304 хәрби (184е – үлгәннән соң) Россия Федерациясе Геройлары булганнар.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев