Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: «Укытучым Таһир Якупов алдында җырлап карарга киңәш итте»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее җитәкчесе Алсу Хәкимовага балачак хәтирсе турында сөйләгән.

— Җырчы Таһир Якупов Мамадыш районының Усали авылы мәдәният йортында чыгыш ясарга килгән вакыт иде. Мин Үсәли авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укый идем. Җыр укытучысы Валерий Алексеев миңа Таһир Якупов алдында җырлап карарга киңәш итте. Таһир абыйның концертын бик дулкынланып тыңладым, аның җырлавын бик ошаттым. Таһир абыйның чүәкләренә карап, шаккатып торганым әле дә хәтердә.

«Комсомолка Гөлсара» җырын җырлап күрсәттем микән, төгәл хәтерләмим. Ул вакытта тавышым челтерәп аккан чишмә кебек яңгырап тора иде. Таһир абый минем тавышны тыңлап карагач, җыр укытучысына: «Бу малайга, һичшиксез, укырга кирәк. Тавышы бик матур», — диде. Мине шулай канатландырып җибәрде. Аннан соң да очрашкан чаклар булды, ул бу очрашуны оныткан да иде, чөнки мондый хәлләр күп була. Таһир абый белән очрашу җылы бер истәлек, матур хатирә булып күңелдә сакланып калды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев