Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев Язучылар берлегенә тәкъдим ителде

Татарстан Язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләр утырышы җыйнак форматта узып, 4 кандидатура Берлек идарәсе карамагына тәкъдим ителде. Татар-информ журналисты Рузилә Мөхәммәтованың Язучылар утырышыннан кыска гына бер репортажыннан өзек.

Берлекнең 3 остаханә җитәкчесе – проза өчен җаваплы Камил Кәримов, балалар әдәбияты өчен җаваплы Вакыйф Нуриев һәм шигърият өчен җаваплы Газинур Морат өчлеге тиз генә 4 иҗатчының «язмышын хәл итеп аттылар» – һичшиксез, алар безнең арада булырга тиеш! Дөресрәге, хәл итеп үк бетермәделәр, чөнки, кагыйдәләр буенча, кандидатуралар әле идарәдә карала, аннары аларны рәисе Зиннур Мансуров, әгъзалары Илсөяр Иксанова, Хәбир Ибраһим, Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Мушинский һәм Галимҗан Гыйльманов булган Кабул итү коллегиясе карый. Шушы «иләкләрдән» узганнарга, мөгаен, Язучылар берлегенең корылтаенда зурлап, куллар кысып таныклык тапшырырлар.

Бүген «өчлек» тарафыннан 4 кандидатура каралды: Айзирәк Гәрәева-Акчурина, Нәсүр Юрушбаев (Йөрешбаев), Георгий Ибушев, Фирдәүсә Бикмәтова. Аларның иҗатлары турында фикер алышынды, җылы сүзләр әйтелде, дип яза «Интертат».

Халык шагыйре Газинур Морат: Безнең легендар җырчы, югары профессиональ башкару осталыгына ия Георгий Ибушевның берсеннән-берсе затлы 3 китабы дөнья күргән. Ул безнең Союзга үз аягы белән килеп кергән, үз кулы белән гариза язган кеше. Аның, димәк, үзен язучылар арасында күрәсе килә. Башка һөнәр белән танылып, әдәбиятка килгән шәхесләр бар ул. Заманында безнең арада мәрхүм Хәлим Җәләй бар иде. Георгийның шигырьләре дә җырлап тора. Керәшеннәрнең үзләренә хас бер хикмәте бар аларның. Георгий безнең Берлекнең бер бизәге булырлык. Әле ул карт та түгел.

Илсөяр Иксанова: Ибушевның шигырьләрен ачып карасагыз, алар бик камил, бик нечкә. Аның шигырьләре чыңлап тора, үзе язган «рәшә чыңы» кебек. Гаҗәп инде. Шигырьләре бик ихластан, күңел өчен язылган.

Вакыйф Нуриев: Юлда килгәндә Ринат Мөхәммәдиев шалтыратты. «Ибушев инде моннан 20 ел элек Берлеккә алынырга тиешле кеше иде — шушы сүзләрне җиткер әле», — диде.

Газинур Морат: Кыскасы, аны комиссиягә тәкъдим итү муафыйк булыр дип уйлыйм. Кызыклы шәхес. Сүзен кистереп әйтә ала торган кеше, шомартып яши торган кеше түгел. Каләм әһеле буларак, бу да яхшы.

Камил Кәримов: Тыл көчле чөнки. Тыл булмагач, без әйтә алмыйбыз.

Газинур Морат: Халкы! Ибушев ул халыкның яраткан бер бәгырь кисәге. Ибушев бит ул «фанерага» җырламый торган, аның ни икәнен дә белми торган җырчы. Хәзерге бер җырчы әйткән, ди, бит, үзешчәннәр генә үз тавышы белән җырлый, дип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев