Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Муллинга – Татарстан дәүләт бүләге

“Медтехника” җәмгыятенең генераль директоры Геннадий Муллинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” (“За заслуги перед Республикой Татарстан”) ордены медале бирелде.

Геннадий Муллин Татарстанның бу олы бүләгенә халык сәламәтлеген саклаудагы һәм рспублика икътисадын үстерүдәге намуслы хезмәте, күп еллар дәвамында хәйрия эшчәнлеге алып барганы өчен лаек булды.

11 декабрьдә Казан Кремлендә уздырылган бүләкләү тантанасында республиканың дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә шулар хакында әйтеп үтте.

Хәзерге вакытта ярты миллионлап кешедән торган 9 мөстәкыйль предприятиене үз эченә алган “Медтехника” җәмгыяте 1989 елда бер кибет буларак кына ачыла. Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы буенча ачылган ул кибет Кама аръягындагы оешмаларны медицина техникасы белән тәэмин итәргә тиеш була. Җирле сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчелеге кибеткә директор итеп, профессионал төзүче Геннадий Муллинны чакыра. Һәм ул, тиз арада, үзен талантлы эшмәкәр итеп таныта. Ачылуына бер-ике ел дигәндә, “Медтехника” Кама аръягындагы 13 районны медицина җайланмалары белән тәэмин итә башлый.

Хәзерге вакытта, Геннадий Николаевич җитәкчелегендәге “Медтехника” җәмгыяте Кама аръягындагы 25ләп районның дәва-профилактика учреждениеләренә кирәкле медицина җайланмалары кайтару белән генә чикләнми, ә аларны монтажлый; көйләп-эшләтеп җибәрә; медицина персоналын ул җайланмалардан дөрес файдаланырга өйрәтә, кирәк булса укыта да; медицина җиһазларын ремонтлый һәм техник хезмәт күрсәтә.

Бу максаттан, “Медтехника” җәмгыятенең Түбән Кама, Яр Чаллы, Азнакай, Лениногрск һәм Әлмәт шәһәрләрендә сервис хезмәте базалары бар. “Медтехника” укыту-консультация үзәгендә ел саен 500 кеше тиешле белгечлеккә өйрәнә.

Биш лабораторияне берләштергән сервис үзәге; үз автопарклары; теләсә кайсы төбәккә тиз арада барып, ремонт ясау өчен күчмә бригадалары бар.

Шәһәр халкына түләүле медицина ярдәм күрсәтә торган ике “Гармония” үзәге дә шушы “Медтехника” җәмгыяте көче белән төзелеп сафка бастырылды.

Болардан тыш, “Медтехника” җәмгыяте генераль директоры Геннадий Муллин халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә аеруча зур игътибар бирә. Бу оешма тарафыннан, авыр хәлдәге чирле балаларга, өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә адреслы финанс ярдәме күрсәтелә.

Россиянең һәм, шулай ук, Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, шәһәркүләм “Алтын йөрәкле кеше” конкурсы лауреаты Геннадий Николаевич – Түбән Кама районының Балчыклы авылындагы һәм Алексеевск шәһәрендәге чиркәүләр төзелешенә, шулай ук, Чистай шәһәрендәге храмның иконстасын ясау өчен зур ярдәм күрсәткән керәшен егете.

Үзенең туган авылы Келәтледә, елның-елында, районкүләм Питрау җыенын оештыручы да Геннадий Муллин. Келәтледән һәм бу авылдан аерылып чыккан Ключ Труда поселогыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр ир-егетләр истәлегенә заманча һәйкәл төзүдә башлап йөрүче дә ул.

Болар – кешеләргә игелек һәм яхшылык эшләүне үзенең тормыш максаты дип санаучы Генадий Муллинның хезмәт юлындагы эшләрнең бик азы гына.

Керәшен егете Геннадий Муллинның тырыш хезмәтен лаеклы бәяләп, аны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләү – барлык керәшеннәр өчен дә шатлык. Шул исәптән, безнең “Туганайлар” коллективы өчен дә! Геннадий Николаевичны без дә котлыйбыз һәм, җай чыгудан файдаланып, “Туганайлар” газетасына ел саен үз коллективын яздыртканы өчен рәхмәт белдерәбез. Яңа 2023 елда да Сезгә уңышлар гына юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев