Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: Мәлкән авылында уникаль уен кораллары һәм бизәнү әйберләре тапкан идем

Геннадий Макаров 1978 елның 26-27 августында Минзәлә районының Мәлкән авылында экспедициядә булган.

Галим шул вакытта күңеленә уелып калган истәлекләре белән ВКонтакте битендә уртаклашты.



– Биредә мине авыл клубы мөдире Чернова Тамара һәм сәнгать җитәкчесе Тюкминова Люба каршы алдылар һәм озатып йөрделәр. Без Орлова Анна Сергеевна (1906 елда туган), Пузырева Таисия Васильевна (1915 елда туган) исемле танылган җыр осталары белән күрешеп, алардан мондагы элеккеге рәт җырулары, түгәрәк уен җыруларын магнитофонга яздырдык.

Клубтагы фольклор ансамблендә катнашучылар тәңкәле бизәнү әйберләрен үзләре әзерләп ясаганнарына исем киткән иде. Алар, чын тәңкәләр урнына, лимонад бөкеләрен чүкеч белән турайтып һәм тишеп, тамакса, түшлек, дәвәт, касилә (хәситә) тегеп кигәннәр. Бу үзе бер могҗиза.



Борынгы биюләр, бию көйләре турында әңгәмә кордык. Иске бию көйләреннән: «Комаровский», «Краковяк», «Казачок», «Барыня», «Во саду ли, в огороде», «Әпипә» кебек бик киң таралган популяр көйләр турында сөйләштек. Бу бию көйләрен магнитофонга язып алу өчен без авыл көтүчесе Макар Андреевич Артемьев (1926 елда туган) өенә бардык. Әмма ул көнне авылда электр уты кинәттән сүндерелде (Урак өсте вакытында андый очраклар еш кына була иде ул елларны). Шуның аркасында безгә Макар агай белән әңгәмә генә корып утырырга туры килде. Ул бию көйләре «рус стройлы» гармунда матур чыгуы турында сөйләде. Моннан тыш, ул Мәлкән авылының музыкаль көнкүрешендә сугышка кадәрге елларда (1941 елга кадәр) думбра исемле кыллы корал кулланылуы турында сөйләде. Артемьев Макар бала чагында балта осталарының думбра ясаганнарын күзәтергә, думбрачыларның уйнауларын тыңларга яратуын сөйләде. Макар дәдәй хәтирәләреннән чыгып, бу думбра борынгы балалайка түгел, ә кулдан ясалган мандолинаның бер төре күздә тотылуы аңлашылды. Аларның авылындагы думбра балалайкага охшаган, ләкин аның корпусы түгәрәк сыман. Бу хакта ул: «русларның инструментлары өчпочмак корпуслы булса, ә безгә түгәрәк корпуслысы уңайлырак» – диде. Шулай ук мондый думбраның дүрт кылы да тимер икәнлеген сөйләде. Корал грифының озынлыгы якынча 40 см, түгәрәк корпусның буе буенча озынлыгы якынча 40 см, киңлеге якынча 20см булган. Бу коралны Макар агай «Тоткасы булган иләк» төшенчәсе белән чагыштырды.
Макар агай мондый думбрада уйнаучыларның иң остасы – авылдашы, Мәлкән көтүчесе Антон диде. Ул бик моңлы, талантлы курайчы һәм яхшы көтүче. Безнең үтенеч буенча Макар Артемьев сугыш алдыннан Мәлкәндә кулланылган думбра сурәтен дә сызып күрсәтте.
Мондый уен коралында уйнаган башка кешеләр арасында Минзәлә дәүләт татар театры актеры һәм музыканты Мөхит Кичубаевны да искә алды. Мөхит аганың итальян мандолинасында виртуоз башкаручы буларак танылуы күп кешегә билгеле. Бу факт Мәлкән авылының сугышка кадәрге музыкаль көнкүрешендә кулланылган «думбра» коралының үзенчәлекле серләрен ачып бирергә ярдәм итте һәм аңлашыла да, ул классик мандолинаның фольклор вариантын тәшкил иткән корал дияргә нигез була алды.
Макар агайның «думбра»сы телдән тасвирламаларына һәм рәсем схемасы детальләренең үзенчәлекләренә нигезләнеп, иске төрки думбра белән яңа заман мандолинасы арасында кушылыш процесслары барлыгын күз алдына китерү урынлы булыр.
Бу очрак кызыклы, чөнки халык сәнгатендә яңа кертелгән мандолина коралы иске думбраны алыштырган. Макар Артемьев хәтерендә сакланган материаллар борынгы думбра сәнгатен өйрәнү өчен типик күренеш булмаса да, ул 1930-1950 еллардагы мәдәният үсешендә реаль процессларның күптөрлелеген, гади халыкның көнкүрешенә хас сәнгать үзгәрешләрен ачык чагылдыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев