Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Почтальон Татьяна «Туганайлар» бүләген тапшырды

Бу юлы кадерле подписчикларыбызга изге дини кенәгәләр бүләк ителде.

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында яшәп, ике елдан артык почтальон булып эшләгән Татьяна Муллина "Туганайлар”га язылдым – бәрәкәт алдым” акциясендә җиңгән Павел Большаковка һәм Галина Григорьевага бүләкләрне үзе тапшырды. Өлкәннәр декадасында, Татьяна Михайловна милли күлмәктән, "Чулпы" ансамбле белән берлектә, җиңүчеләрне тәбрикләде.

Исегезгә төшерәбез: Олы уразаның беренче һәм бишенче атналарында һичшиксез укылырга тиешле иманнар җыентыгы “Изге атабыз Андрей Критский җазган Оло Канон”ына Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Павел Большаков ия булды, ә Матфей, Марк, Лука һәм Иоанн Евангелиеләре, апостоллар Иаков, Петр, Иоанн Богослов, Иуда һәм Павелның ару җыенга, кешеләргә җибәргән язулары (послание), Иисус Христосның тормышы язылган “Жаҥа Законъ” кенәгәсенә – Галина Григорьева. Шулай ук, һәрвакыт укылырга тиешле иманнар тупланган “Иманнар княгясе”н Кукмара районының Поршур авылыннан Лариса Дмитриева һәм 151 псалом һәм теләк итү рәтләре, тропарьлар тупланган “Псалтирь”ны Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан Токранова А. оттылар.

Катнашу өчен 27 июньгә кадәр редакциягә 2022 елның икенче яртыеллыгына язылган квитанция копиясен/фотосын алып килергә яки tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, телефон номерына ватсап буенча җибәрергә кирәк иде. Бүләк уйнату “Туганайлар” газетасының ВКонтакте (vk.com/tuganaylar) социаль челтәрендә 30 июнь көнне 13:00 сәгатьтә туры эфирда узды.

Фото: Татьяна Муллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев