Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газета уку — әниләреннән калган гадәт

«Туганайлар» турында — укучыбыз Нина Еремина.

— Мин үзем — керәшен кызы, Түбән Кама шәһәренең 32нче гимназиясендә рус теле укытам. Укытучының эше баштан ашкан булса да, «Туганайлар»ны укый алуыма бик шатмын. Сеңелем Надя да «Туганайлар»ны яздыртып ала. Газетаны укып чыккач, бер-беребез белән фикер алышабыз. 

«Туганайлар»ны уку — әннәбез Аннадан калган гадәт. Ул газеталарны күп яздыртып ала иде. Әннәбез дип язганга гаҗәпләнмәгез, без «мама», «әни» сүзләре белән түгел, ә гомер буе яратып, кадерләп, «әннә» дип эндәштек. Кич мал карап, өйдә эш беткәч, әннә кычкырып укый.

Диванда яткан әттә дә, без балалар да тыңлый идек. 

Ул елларда авыл кешесе югары белемле дә булмаган, авыр эштә дә йөргән, әмма газета-журналлар укыган. Ата-ана газета укыса, балалар да укый. Хәзер ата-аналар җыелышында да шуны әйтәм. Безнең буынның ата-анасы безгә укыган шикелле, балаларыбызны да «Туганайлар»ны укырга ияләндерсәк, алар үзләренең керәшен икәнлекләрен белерләр. 

«Туганайлар»ны укып, төрле төбәкләрдәге керәшеннәрнең яшәү рәвешен, гадәтләрен күрәбез. Үзебезнең туган авылыбыз Чәбия кешеләренеке белән чагыштырабыз. Газетада керәшеннәрнең үткәне, хәзергесе яктыртыла. Укытучы буларак, миңа ошаган бер үзенчәлеге бар: яшь буынны, балаларны онытмый. 

Интернетка кереп тә «Туганайлар»ны күреп һәм укып була, хәзерге технология буенча биюен дә, җырлавын да күрәсең, сүз осталыгын да бәялисең.

Газетада бәйрәмнәр, йолалар турында күп языла. Танылган кешеләр турында да күп укыбыз. Газетада авыллардагы һәм шәһәрләрдәге гади хезмәт кешесе турында да язылсын иде. Авылның иң авыр эштәге кешеләре — сыер савучылар, ферма эшчеләре, игенчеләр хезмәтен язарга кирәк. Гади эш кешесе турында язганда, шул һөнәрләрне пропагандалаганда гына терлекче, игенче, тракторчы һәм төзүче прфессияләренең дәрәҗәсе артыр. Укытучының дәрестә сөйләве — бернәрсә, кулга газета тотып, шунда язылганнарны күрсәтә-күрсәтә аңлатканда, укучыга тизрәк барып җитә. Бу социаль челтәрләргә дә кагыла.

2024 елның беренче яртыеллыгы өчен, «Туганайлар» газетасына 2-12 октябрьдә арзан бәядән (536 сум 76 тиен) яздыртуны да отышлы алым дип уйлыйм. Анысы өчен аерым рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев