«Гасырларны бәйләүче җеп» фестивалендә – керәшеннәр
Чараның сайлап алу этабында 150дән артык төрле милли халык иҗаты һәм фольклор коллективлар һәм аерым артистлар чыгыш ясаган.
20 ноябрьдә Түбән Камада «Гасырларны бәйләүче җеп» фольклор иҗаты фестивале-конкурсының гала-концерты узды.
Фестивальнең финалына узучылар арасында "Нариман керәшеннәре" вокаль коллективы да бар. Алар исә гала-концертында "Алма бакчасы" дип аталаган Нариман авылы җыры белән чыгыш ясадылар. Ансамбльгә "Фольклор җыр" номинациясендә 2нче урынлы лауреатлар исеме бирелде.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, «Гасырларны бәйләүче җеп» фествиалендә ел саен керәшен ансамбльләре катнашып, милли мирасны халыкка күрсәтә. Аларның иҗатын музыка сәнгате һәм фольклор өлкәсендәге алдынгы белгечләр бәяли.
Фото: Нариман авылы клубы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев