Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Хәбиева: “Бәйләү ялгызлык хисен җиңәргә ярдәм итә”

Зәйнең “Радость” социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, инновацион технологияләр кулланып, өлкән яшьтәге кешеләрне тернәкләндерү дәвам итә.

Инновацион технологияне гамәлгә кертү Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана һәм дәүләт күләмендәге “Демография” проектының социаль пакетында каралган социаль-тернәкләндерү чаралары кысаларында тормышка ашырыла.

Зәй шәһәренең “Радость” үзәге социаль хезмәт күрсәтә торган өлкәннәр арасында сугыш чоры баласы Галина Хәбиева да бар. Сугыштан соңгы авыр елларның барлык кыенлыкларын да ул, олылар белән беррәттән, үз җилкәсендә күтәрә. Ә кышкы озын кичләрдә әнисе аны оекбашлар бәйләргә өйрәтә. Бу шөгыле гомер буе дәвам итә.

Галина Хәбиева ыргак белән бәйләргә ярата. Әле бүген дә өстәлгә салфеткалар бәйли,тастымаллар, челтәрле якалар ясый. Яшь бару белән, күзенең күрүе начарлангач та, яраткан эшен ташламый, кечерәк ыргак алып, диван мендәрләренә, урындыкларга япмалар бәйли. Ул аларны балаларына һәм оныкларына биреп җибәрә. Галина Ефимовна үз эшләнмәләрен туганнарына һәм танышларына да бүләк итә. Бәйләү аңа ләззәт бирә, ул аннан тынычлык таба.,

– Бәйләү – бармаклар өчен зарядка. Ул ялгызлык хисен дә җиңәргә ярдәм итә, – ди Галина Ефимовна.

– Чыннан да, бәйләү – менә дигән дәва, – дип аның сүзен хуплый социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Елена Горшенина.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев