Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Тимофееваның шәлләреннән дә, күңеленнән дә җылылык бөрки

Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылында гомер итүче Галина Тимофеева — мактаулы укытучы да, оста куллы хуҗабикә дә.

Шушы авыл кызы Галина Тимофеева 30 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшләгән. Аның җыйнак, чиста өенең тәрәзә төпләре төрле төстәге яран гөлләр белән тулган. Кызы Светлана чиккән тәре аллары, ә Галина түти үзе бәйләгән шәлләр, бияләй һәм оекбашлар исең китәрлек.

Жон оекбашлардан аермалы буларак, шәл бәйләү осталары сирәк.

«Бер шәлне җиде көндә бәйләп бетергәнем булды. Хәзер җепләрнең дә ниндиләре генә юк. Мамыкны сатып алам, юам, 2 кат аялыйм, эрлим, аннары бәйли башлыйм. Бер шәлгә 400-500 грамм мамык кирәк», — дип сөйләде оста куллы Галина. Күбрәк гаиләсе өчен бәйли.

Керәшен Казысы авылында «Нардуган» ансамбле булган елларда, ул анда җырлап та йөргән әле. 

30 ел элек әнисе авылдагы бер әбидән алган керәшен киеме дә бар аның. Галина түти шул күлмәкне киеп, безгә җырлап-биеп тә күрсәтте. Ул җырлаганда, үзебез дә сизмәстән, күңелләр тулып, күзләр яшьләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев