Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галина Романова: «Яңа Усы җирлегендә киләсе елга зур бурыч — урамдагы су системасын яңарту»

Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова үтеп киткән елга нәтиҗә ясап, яңасына үзенең уй-нитяләре белән уртаклашты.

– 2023елда безнең Яңа Усы авыл җирлегендә байтак нәрсәләр эшләнде: Питрау мәйданында ут үткәрелде; чүп-чар түгү урыны (свалка) рекультивацияләнде; утыргычлы павильоннар ясатылды. Яңа Усы уртасындагы Бәчүк чишмәсе яңартып төзекләндерелде. Пионерская урамы юлларына вак таш-гравий түшәлде.

Һәр елдагыча, урамнарда урнаштырылган электр баганаларындагы яктырткыч лампаларның төзеклеге карап тикшерелеп торылды. Кар-буранлы кышларда юлларны басып киткән көртләр вакытында чистартылды. Авыл кешесенең көндәлек тормышы өчен болар бик кирәкле нәрсәләр.

2024 елыбызга да зур планнар белән кердек. Шуларның иң әһәмиятлесе – Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәм тыныч тормышта яшәп, инде арабыздан киткән сугыш ветераннары истәлегенә салынган һәйкәл-обелискны өр-яңадан үзгәртеп ясау.

Быел, шулай ук, безнең алда тагын бер зур бурыч тора – урамдагы су системасын яңарту.

Үзара салым акчасы җан башыннан 700 сумнан җыела. Моның үзебез өчен кирәклеген аңлап, хуплап торулары өчен, авылдашларыма һәм җирлек халкына рәхмәт. Авылыбызны төзекләндерүдә алдагы елларда да бердәм эшләрбез дип ышанам, – дип сөйләде Галина Степановна. – 2023 елда – үз гаиләмдә, тормышымда югалтулар да, яңа үзгәрешләр дә булды. Гаилә башлыгыбыз – әни (бианай) кинәт авырып, бакыйлыкка күчте, төп йортыбыз бушап, ятимләнеп калды. Үзебезгә гаиләдәге өлкәннәр җаваплылыгы өстәлде. Ә шулай да тормышта бар нәрсә дә тигезләшә, диләр бит. Инде үземә 2023 елны бианай статусы өстәлде, уртанчы улыбызны өйләндердек, киленле (кызлы!) булдык. 2024 ел иминлек, тынычлык алып килсен иде – илебезгә дә, гаиләләребезгә дә, күңелләребезгә дә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев