Галина Михайлова: “Милли киемнәребез тарихи мирас булып саклана”
Мамадыш районының Владимир авылыннан Галина Михайлованың керәшенчә марафондагы “Милли кием” темасына язылганнарыннан.
Керәшеннәрнең элгәредән килгән, мәдәният өлкәсенә караган мирасының берсе ул – өс киеме.
Аның күп гасырлык тарихы, миллилекне чагылдыручы үзенчәлеге бар.
«Талир тәңкә» фольклор коллективы җитәкчесе Галина Михайлова:
«Бүгенге тема мине тагын авылны бер кат әйләнеп чыгарга мәҗбүр итте. Йөрүем гел бушка булмады булуын. Бик борынгы күлмәкләр әле шактый сакланган. Муенҗака , беләзекләр дә бар дисәк дөрес булыр. Болардан тыш, 4 сүрәкә, 1 чәчкап, 2 чабатага тап булдым. Ни кызганыч, бизәнү әйберләре, мәрәнчек, чигәчә кебек киемнәр бөтенләй сакланмаган.
Данилова Варвара Ивановнадан (1909 елгы) калган ике баш киеме(сүрәкә), күлмәк, аңа әнисе Елизаветадан калган булган. Даниловлар гаиләсендә әлеге киемнәр тарихи мирас булып саклана.
Ибушева Роза гаиләсендә тагын да истәлеклерәк... Роза түтинең әбисе (1907 елгы) Малова Анна Андреевнаның 18 яшенә тектергән күлмәге белән куе бардовой төстәге алъяпкычы бик яхшы хәлдә сакланган. Аннуш әбинең анасы Татьянадан калган баш киемнәре- сүрәкәләр, чәчкап, муенҗака-беләзекләр Роза түти өчен бик кадерле. “Безнең әби тормыш бик авыр заманнарда да әлеге әйберләрне бернәрсәгә дә алыштырмады”,-ди Роза түти.
«Талир тәңкә» фольклор коллективы белән без чыгышларыбызны нәкъ шушы, әби-бабаларыбыздан калган күлмәкләр белән башлап җибәрдек. Әйе, алар бик тә истәлекле, тарихи, ләкин заманасына күрә алар инде сәхнә киеме түгел. Моннан дүрт ел элек авылдашыбыз Пасыев Динар Василович спонсорлык күрсәтеп, без үзебезгә заманча күлмәкләр булдырдык. Күренекле белгечебез Максимова Валентина Петровна теккән күлмәкләр белән инде шактый чыгышлар ясыйбыз.
Җырчы Җәкәү җортында кешеләрнең керәшен элементлары кергән киемнәрдән булуы минем өчен бик матур күренеш. Киләчәктә бу тәрбия барыбызга да барып җитсә, бик яхшы булыр иде».
(фотода Ибушева Роза элеккеге һәм хәзерге кием белән.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев