Галина Александровна: “Киләчәккә дә планнар зурдан әле”
Бүген бездә кунакта күренекле карендәшебез Татарстанның халык артисткасы, опера җырчысы, Галина Казанцева булды.
Казанцева Галина Александровна 1953 елның 12 ноябрендә Тукай районы Маҗын авылында дөньяга килә. Әтисе Александр Казанцев авылның иң яхшы комбайнеры була. Ул кечкенә Галинаны бер эштән дә курыкмаска, нык булырга өйрәтә. Әнисе исә керәшен җыруларына мәхәббәт уята. Галина Александровна 5 яшьтән җырлый башлый.
Галина Александровна белән Аждаһа елында туганнарның характер билгеләре, ел нәтиҗәләре, киләчәккә планнар турында сөйләштек. Ул:
«Аждаһа елы дигәч, ничектер куркынычрак яңгырый. Шулай да, туган еллары бу елга туры килгән кешеләрне дә күп беләм, үземнән чыгып та әйтә алам тыштан кыю, эчтән әйбәт алар. Минем нәнәм әйтә торган иде «балам, эчтән шундый йомшак бит син, нәрсә әйтсәк тә риза була торган, тыштан гына усал» дип. Кешегә күп нәрсә нәселдән килә, әлбәттә. Ә калганы яшәү дәверендә тормыш тәрбиясе. Һәр кеше үз алдына максат куеп яшидер, мин дә максатсыз яшәгәнем юк. Фикерләр, мөмкинлекләр турында уйланулар гел күңелдә йөри, шулардан чыгып үзеңә планнар төзисең. Безне — иҗади кешеләрне хыялый диләр, мин моның белән килешеп бетмим. Иҗат кешесе һәрвакыт бар нәрсәгә әзер булырга тиеш. Көннең кайсы гына вакыты булуга карамастан, үз һөнәреңнең остасы икәнлеген күрсәтә алсын ул. Минемчә, тормышның җай гына баруы, кечкенәдән чыныгудан киләдер. Балачактан ук кешедә мөстәкыйльлек тәрбияләргә кирәк. Иң гади нәрсәләрдән: үзе киенә-чишенә белүдән, дөрес итеп өстәл артында утырудан башларга. Физик яктан чыныгу, хезмәт тәрбиясе дә күп нәрсә бирә. Безнең керәшеннәр җырлы халык, бәйрәмнәрне ярата. Болар да буыннан-буынга күчеп килә. Барлык югарыда саналган тәрбия чаралары кушылганнан соң, кешегә тормышта атларлык көч бирелә.
Быел эшләнгән эшләребез бик күп булды. Конкурсларда, «Балкышта» да катнаштык, спонсор ике ир-егетебез бар, алар ярдәме белән бәйрәмнәргә авылларга да чыгабыз. Питраудан да, Покраудан да калмыйбыз. Халыктан матур фикерләр, күңел күтәрерлек сүзләр ишетәбез Киләчәккә дә планнар зурдан. «Айбагыр» ансамблебезнең юбилее булачак, шуңа әзерләнәчәкбез. Мин барлык керәшеннәрне «Туганайлар» газетасына язылырга өндәр идем. Бер генә сүзен, бер фразасын, җөмләсен укысаң да, ул бит безнең керәшен тормышын чагылдыра торган бердәнбер газетабыз, файдасы булыр иде. Үз фикерләребезне җиткерсәк иде. Менә үзем дә чана юлы гына булган керәшен авыллары турында яздыртыр идем әле.
Яңа елда һәркемнең тормышында уңышлар, илебезгә тынычлык телим», — диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев