Футболканы алып киттеләр
Мария Вәлиевага чыккан “Туганайлар” язулы махсус футболканы аның сеңелесе Анна килеп алды.
2023 елның икенче яртысына «Туганайлар» газетасына язылучы укучыларыбыз арасында уйнаткан бүләкләрнең тагын берсен — футболканы килеп алып киттеләр.
Мамадыш районының Мамадыш совхозыннан Мария Петровна откан бүләк футболканы аның Казанда яшәүче бертуган сеңелесе Анна Кузьмина килеп алды.
«Айбагыр» халык фольклор ансамблендә җырлап йөрүче Анна Петровна, футболка откач, иң олы түтиләре Мариянең кош тоткандай шатлануын әйтте. Тутасына 88 яшь икән инде.
Теләче районының Тәмте авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Мамадыш совхозында яшәүче Мария түти бүгенге көндә дә үз йортында тора. Кош-корт та, сарык та асрый, бакчада эшләргә дә җитешә һәм, иң мөһиме, "Туганайлар"ның бер хәрефен дә калдырмыйча укып бара.
Үзе почта начальнигы булып эшләгәч, гомере буе газета-журнал укырга яраткан. Шул гадәте белән, керәшеннәрнең үз газетасы булган "Туганайлар«га да бер елны да язылмый калганы юк.
— Мария түтине без, аның алты бертуганы, Бал түти дип йөртәбез. Ул үзе дә туган җанлы, бөтенебезгә дә носкиларга кадәр бәйләп куя. Балалары да, үзенә охшап, эшчән һәм акыллылар, бөтенесе дә укыганнар. 7 баласыннан берсе — Розасы гына лаеклы ялда. Калганнары әле эшлиләр. Оныклары ( шул оныкларының балаларын да кертеп исәпләсәк) биш дистәгә туладыр. Әниләре янына Мамадыштагы кызы Роза һәм улы Руслан гел кайтып йөри, калганнары да кайтып торалар, — дип сөйләде Анна Петровна. — «Газетада бүләк отканмын. Ничек барып алырга икән», дип шалтыратты. Бал түтине шатландырыйм әле дип, ул әйтүгә, редакциягә килеп җиттем. "Туганайлар"ны яратмаучы, укымаучы керәшен юктыр ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев