Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Футболчы Егор

Түбән Кама шәһәрендәге карендәшебез Нина Мортазина кече улы Егорның футболдагы һәм укудагы уңышларына шатланып яши.

Түбән Камадагы 8нче мәктәпнең 5нче классына күчкән Егор Мельников, ярым сакчы һәм һөҗүмче буларак, футбол ярышларында үз командасы данын яклый. Шәһәр күләмендә һәм мәктәптә оештырылган спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Егорның инде бер кочак грамотасы, махсус медальләре дә бар.

Егор — Нина Мортазина гаиләсендәге алты баланың иң кечесе. Бүгенге көндә өйдә, әниләре Нина янында Егор һәм аннан алты яшькә зуррак дәдәе Антон яши. Шулай ук, Нинаның дүрт оныгы да үз янында тора. 

— Егор футбол уйнамаса, 19 июньнең бөтен дөньяда балалар футболы көне икәнен каян белер идек?! Егор — кече малаем, ул футболны бик ярата. Алты яшеннән футбол уйный. Башта «Нефтехимик»ка йөргән иде, соңгы өч елда — 3нче мәктәпнең «Яшь энергетик» балалар клубында, тренер Андрей Семенов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Әле шушы көннәрдә генә дә 5:1 исәбе белән көндәшләрен җиңделәр, — дип сөйләде Нина Мортазина. 

Нинаның олы кызы Вероника (1996 елгы) Мәскәү шәһәрендәге рестораннарның берсендә повар булып эшли. Аның өч баласын — Ярослав, Кирилл, Евгенияне җырак әбиләре Нина карый. Бу оныкларының икесе мәктәптә укыйлар инде. Әниләре һәрвакыт акча салып, вакыты булганда, кайтып йөри. 

Икенче кызы Анна (1999 елгы). Казан шәһәрендә, «Озон»да оператор булып эшли. Аның 5 яшьлек улы Станислав та Түбән Камада, әбисе янында үсә.

Өченче кызы Антонина (2000 елгы) Түбән Камада яши. Керәшен егете Алексей белән аларның София исемле нәни кызлары бар.

Дүртенче кызы, шигырьләр язучы Марианна (2001 елгы) быел мәктәп тәмамлаган, Мәскәүдәге югары уку йортларының берсенә керергә җыена. Хәзергә әле тутасы Анна янында эшләп тора. 

Улы Антон (2006 елгы) Түбән Камадагы колледжларның берсендә укый. 

Унике яшьлек улы Егорның футбол белән профессионалларча шөгыльләнүенә Нина сөенеп бетә алмый. Ул үзе шәһәрдәге колледжда укып, повар-кондитер белгечелеге алган булса да, һөнәре буенча эшләми, совхозда сыер да сава, шәһәрдәге кадетлар мәктәбендә ишегалды җыештыручы да була. Ә хәзерге вакытта өйдә оныклар карый. 

— Аларның кул арасына керүләрен, өй эшләрендә булышуларын күреп, сөенәм. Бәләкәйләренең мәктәпкә чыгып китәр алдыннан Күктәге Атабыз дип, юл иманнарын әйтүләренә тагын да ныграк шатланам. Балаларымның, оныкларымның шатлыгы — минем шатлык, алар бәхете — минем бәхет. Дөньяда шулар өчен яшим, — ди Түбән Кама районының Олы Аты авылы кызы, үзе дә динле гаиләдә үскән Нина Мортазина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев