Французлар да яшәгән
Магнитогорскида гомер кичерүче Дарҗа әбинең туганнары да французларда торганнар дип сөйлиләр Наратастында. Колхозлашу чоры башлангач, французлар да, авылдан кулак ярлыгы тагып сөрелгән кешеләр кебек үк, шул якларга куылып киткәннәр.
Күрәсең, байтак еллар узгач та, Магнитогорскида шул французлардан кемнәрдер булган әле. Наратастыннан килүчеләрдән үзләре яшәп киткән урыннар, андагы чикләвек куаклары турында сорашмаслар иде. Ул французларны бик тә бай булганнар дип сөйләгәннәре бәләкәйдән хәтерләренә кереп калган авыл кешеләре арасында сүз китә. Имеш, француз бае, куылып китәр алдыннан, алтынын шул чикләвек куакларының берсе төбенә күмгән икән... Шуңадыр да узган гасырның сиксәненче елларында Петровка мәктәбеннән укудан кайтучы үсмерләр кемнәрнеңдер биредәге каберлекләрне казыганнарын, алардан чыккан кеше сөякләрен тезеп-тезеп куйганнарын, бер скелетның аяк сөягендәге пуля эзенә кадәр сакланганын күргәннәр. Ул алтын эзләүчеләр каян килгәннәр, кемнәр булганнар, анысы билгесез. Җиңел генә баю теләге элек-электән кешеләрне әллә нинди акылсызлыкларга этәргән шул...
Французлар утары Наратасты белән Күктау авылы арасында, бик матур урында булган.
2018 елның җәендә Май кодача (Мария Константиновна Ибраһимова) белән безне Михаил Евдокимович Данилов үз машинасында французлар урынын күрсәтергә алып барды. Табигатьнең иң матур почмагында, оҗмахарга тиң урынында яшәгәннәр тирә-як авыл кешеләренең котларын алып торган бай французлар.
Тауга сыенып аккан Игәнә ярында ук, табигый амфитеатр рәвешендәге аланлык. Бәлки ул уйсулык җирнең тирә-ягы, французлар яшәгәндә, үрне хәтерләтеп ныгытылган да булгандыр. Әле хәзер дә шактый биек үрдән төшелә ул урынга. Юлдашларым хзләре үскәндә дә биредә өй урынары шәйләнгәне, зур-зур агачлар үсеп утырганы турында сөйләделәр. Чит мәмләкәттән килеп, иксез-чиксез Рәсәй җирендә ни өчен яшәп калды икән алар? Әсирләр, дияр идең, аларның эш һәм яшәү шартлары башкачаарк булган. Патшалар фәрманы белән Рәсәйдә җирләр, яшәү өчен сатып бирелә башлагач килеп төпләнгән булулары да ихтимал.
Наратасты авылыннан Анатолий Ямашев әйтүенчә, Магнитогорскига сөрелгән французларның берсен авыл халкы Яшка дип йөрткән.
Михаил Данилов бу тирәдәге тауларны халыкның тавы дип йөртүен, урманның ад, чыннан да, алар карамагында булганын ишеткән. Янәсе, 1812 елгы сугыштан соң әсирләр — алар каян булганнардыр, бу урынны сатып алганнар. Зиратлары да үзләре яшәгән җирдә үк булган. «1975-1980 елларда ул каберлекләрне актара башладылар, имеш, байлыкларын күмеп калдырганнар», — дип сөйләп торды юлдашыбыз.
Фәһимә апа да французлар турында үзе ишеткәннәр белән уратклашты: «1812 елгы сугыш вакытында әсир калган французларны монда китергәннәр. Аларга Наартасты җирләре бирелгән, урман да шулар кулы астында булган. Брюгер Павелның ике туганы булган: берсе — хатын-кыз, икенчесе — ир-ат. Наратастыннан, Күктаудан халык барып, шуларга эшләгән. „Бер чыбык та сындырып ала алмадык“ дип сөйлиләр иде».
Җирле халык шуларны сөйләсә дә, Казан архивында мин бу төбәктәге французларга кагылышлы мәгълүматка тап булмадым. Бәлки киләчәктә кем дә булса моны ачыклый алыр дигән өметтә калам.
Күктау һәм Наратасты халкы аларга ялланып эшләгән. Әмма авыл кешесенә французлар урманга керергә рөхсәт итмәгәннәр. «Бик усаллар булганнар, халыкка урманнан бер чыбык та сындыртмаганнар», дип сөйлиләр авыл түтиләре үз аналарыннан, әбиләреннән ишеткәннәрне.
Әле узган гасыр башында гына да Күктау буйлары имәнлек булган. «Петровка-12» заводы директоры, авылдашлары Иван Ямашевның сугыш вактында ул имәннәрне кисеп бетереп, заводка якканнары турында сөйләгәнен хәтеләүчеләр дә бар Наратастында....
Фирая Моратованың «Игәнәле Наратасты» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев