Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда Баграж тарихы. 1952 ел.

1952 елның җәендә Югары Баграж авылында зур вакыйга була: “Ленин юлы” колхозы Баграж елгасында зур сусаклагыч төзү эшләре башлап җибәрә

Буаның урыны авылның түбән очында сайлана. Ул елларда мондый дамбалар авылларда түгел, хәтта районның үзендә дә булмый. Мәсәлән, Зәй елгасы аша салынган сусаклагыч әле 6-7 елдан соң гына төзелә башлый.

Төзелеш эшләрен Сарман районының Кәшер филиалы булган, урман саклау станциясенең механизаторлар колоннасы башкара. Сүрәтләрнең берсендә авыл кешеләренең, нәкъ менә шул колонна механизаторлары белән фотога төшкән чаклары истәлек булып калган да инде.

Башта әлеге төзелеш кешеләрдә зур канәгатьсезлек тудыра. Бу сулык авыл янында ни өчен төзелгәнен халык аңламый. Буаның файдасына караганда, зыяны күбрәк була. 6-7 метр тирәнлектәге су, авыл артыннан 1 километрдан артыкка сузылып, елга аша салынган агач күперләр, көтүлек җирләре, чишмә юллары су астында кала. Фермага эшкә, чәчүлек җирләренә, урманга бару, мал-туарны көтүгә куу кыенлаша. Авылның түбән очында яшәүчеләр елганың икенче ягына чыгу өчен, ярты авылны әйләнеп уза башлый. Фермага һәм чишмәгә бару өчен, колхоз үз көче белән, “Каравыл” тыкрыгы аша 50 метрдан озынырак, җәяүлеләр өчен такта күпер сала, ә техника һәм атлылар башка тыкрык аша салынган юлдан йөри. Ул юлдан әле хәзер дә файдалана авыл кешеләре. Буада үрдәк-каз рәхәтләнә, хуҗалыкларына кайтмыйча шунда гына кунып та калгалый. Халык буадан интегә ул чакта.

1953 елны буа белән бәйле, авыл халкын тетрәткән, кайгылы вакыйга була. Тройсынның өченче көнендә, авылның яшь егете, су коенганда батып үлә.

Шулай да, авыл халкына бер файдасы тия буаның. Пётр Симашев һәм Пётр Савельев Сарман районының бер авылыннан карп балыклары алып кайтып җибәрәләр. Тиз арада күпләп үрчи. Халык балыкчылык белән шөгыльләнә башлый.

1957 елның җәендә, берничә көн тоташ бик көчле яңгырлар ява. Буада су артканнан арта. Агачтан эшләнгән арык суны җибәреп өлгерә алмый, буа су белән тулып, юлында очраган бар нәрсәне агызып, китеп бара. Урта Баграж халкы да киткән судан зыян күрә, агач күперләр агып китә. Балыклар, болында, сулыкларда бүленеп кала, аларны ике авыл халкы җыялар.

Буа яңартылмый. Инде 70 ел узса да, дамба һаман тора, тик суы гына юк.

Автор: Михаил ТУКРАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев