Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Февральдә яңа законнар үз көченә керә

Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм башка социаль түләүләр индексацияләнә. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итә.

«Ана капиталы беренче балага — 630,4 мең сум, икенчесенә 833 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, кырыктан артык төрле пособие һәм компенсация күләме 7,4 процентка арта. Дәүләт барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча тәэмин итүгә өстенлек бирә. Моның өчен кирәкле акчалар федераль бюджетта каралган», — дип хәбәр итә Володин.

Шулай ук микрофинанс оешмалары эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы закон үз көченә керә. Володин сүзләренчә, бу карар бурычлыларның хокукларын комплекслы якларга мөмкинлек бирәчәк.

1 февральдән гражданнарга кертемнәр срогы тәмамлану, ирекле янгын күзәтчелеге, дәүләт серләрен саклауга кагылышлы өстәмә чаралар турында бушлай мәгълүмат бирү турындагы һәм башка законнар үз көченә керә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев