Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федотовка авылының уңганнары Казан кунакларын балан һәм кавын дурычмагы белән сыйлады

Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Лениногорск районының Мәдәният көне узды.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Сәет Галиев исемендәге мәдәният сарае фойесында Евгений Завитневичның график эшләре, Николай Карасев һәм Александр Ванюковның агачтан рельефлы кисеп ябыштыру күргәзмәсе, шулай ук Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Лениногорск районының туган якны өйрәнү музее Лениногорск буенча «Юлдаш белән сәяхәт» исемле сәяхәт тәкъдим итте.

Күргәзмәдә үз экспозициясен Лениногорск районының танылган шифаханәсе - "Бакирово" шифаханәсе дә тәкъдим ителде, ул үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Чыгышы белән Федотовка авылыннн булган карендәшебез Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовның авылдашлары керәшен ризыгы – балан һәм кавын дурычмагы белән килгән кунакларны сыйладылар.

Шунда ук мордва, рус, татар халык ашларын да татып карарга мөмкин иде. Моннан тыш, бәйрәм кунакларына уеннарда катнашырга да тәкъдим иттеләр.

Лениногорск районының Мәдәният көне “Күңелемдә Лениногорск” исемле концерт программасы белән тәмамланды. Анда да районда бердәнбер булган керәшен авылы халкы сынатмады. "Аланлык" ансамбленең "Олы көн" күренешен күрсәтүен дә тамашачылар яратып карады.

Фотолар Федотовка авылы клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев