Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фәрештәгә тиң бәбүтәбез Евдокия Сизова

Әлеге язманың авторы – Лариса Әхмәтшина Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы.

Керәшен хатын-кызы нинди булырга тиеш дисәләр, әлбәттә, иң беренче минем әниемнең әнисе, безнең әбиебез, фәрештәгә тиң бәбүтәбез – Евдокия Николаевна Сизова күз алдыма килә.

Җиде балалы гаиләдә, дүртенче бала булып туа ул. Туган көне – 1901 нче елның 23 нче феврале. Аңа ундүрт яшь булганда, әниләре өч көн эчендә чирләп үлеп китә. Иң өлкәннәренә ничә яшь булгандыр, иң кечкенә сеңелләренә алты яшь була. "Әни авырайгач, җидебезне дә аның янына алып килеп бастырдылар, әни берәм-берәм балаларына бәхиллеген бирде, алты баласына биреп өлгерде, миңа җиткәч кенә – өзелде. Әни бәхиллеген ала алмый калдым, шуңа тормышта бик күп кыенлыклар, кайгылар күрергә туры килде,ахры", – дип елый-елый сөйләгәне истә. Аннан әтиләре икенче тапкыр өйләнә, яшь әнидән өч бала туа. Ул туганнары да гомер буе "түти"дип кунакка кайтып йөрделәр безгә.

Авылдагы дүртеллык чиркәү мәктәбен тәмамлый, аннан үзеннән зуррак Мария исемле апасы белән Минзәләдәге кызлар мәктәбендә ( хәзерге беренче мәктәп) өч ел укый. Ул вакытта җиде класс белемең булу – хәзерге техникум белеменә тиң булган бит инде. Аннан, революциядән соң, агрономнар курсында укый. Колхозда яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бригадиры булып эшли. Бакчада эшләүләре, кичтән җыелган җиләк-җимешне таң атуга көн саен ат белән Курия пристаненә сатарга баруларын сөйли иде. Кыш көне бригадир ярдәмчесе була. Бакча эшенең бөтен нечкәлекләрен белә иде ул. Бөтен авылга берничә генә булган җиләк-җимеш һәм алма бакчасының берсе бездә иде. Бабаебыз Иван Николаевичка кияүгә чыгып, тугыз бала таба ул. Баларының күбесе сабый чакта ук үләләр. Александр исемлесе 7 яшенә җитеп, эч авыртуыннан үлеп китә. Бик сагынып искә ала иде аны бәбүтә. Вера исемле кызы 14 яшендә үлә. "Бик башлы, гел "5" легә генә укый иде. Җиденче классны бетерер алдыннан, апрель аенда, кар сулары акканда үлде. Исән булса бик укыган, олы кеше булыр иде ул", – дия иде аның турында. Шул кызының исемен күршедә яшәгән туганыбыз, Микәй дәдәй яңадан үзенең кызына куша.

1940 елда бабаебыз үлә. Бер елны өч якынын җирли ул. Шул 1940 елда башта авылда укытучы булып эшләүче төпчек сеңлесе Александра, аннан ире, өч-дүрт айдан алты айлык улы – нәни Иван үлеп китә. "Ничек түздең?" – дип сорадым берсендә. "Чи тирегә ут капмый икән ул,кызым. Ходай түземлек бирә икән", – диде. Әбием 86 яшендә бу дөньядан китте. Иң аянычлысы – ул үзе исән вакытта үзе тапкан тугыз баласының сигезенең үлемен күрергә, аларны җирләргә туры килә аңа. Сигезенче баласы итеп ул безнең маманы – 45 яшендә үлеп киткән кызы Валерияне озатты. Бердәнбер кызы Сания апа(Александра), ул да еракта,  Актаныш районындагы авылда яши, елга бер, я ике генә килә... Балаларын юксынып, сагынып, өзгәләнеп яшәгәндер ул. Беркайчан да кешегә күз яшен күрсәтмәде бәбүтә. Шулай да мин аның тавышсыз гына елаган чакларының шаһиты булдым. Балалык белән юата да, сораша да белмәгәнмен инде.

Бабайны бик сагынып искә алганнарын хәтерлим. Коймак пешергән саен аны искә ала:" Тиз генә кайнар коймак белән үзе чәй эчә дә, аннан мине утырта. Коймакның тәме аның кайнар чагында, җәмәгать, үзең утырып эч әле дип, үзе минем урынга коймак пешерә тора", – дип сөйли иде. Япь-яшь – 39 яшендә иреннән калган, бу, әлбәттә, сагынып сөйләүләре булган инде аның. Кәефсезләнгәнен, кешегә караңгы чырай күрсәткәнен дә хәтерләмим. Бик чиста-пөхтә, аш-суга оста, тыныч, сабыр, акыллы, бик белемле. Аның белән бөтен нәрсә турында сөйләшергә була. Кунаклар килсә, ул алар янына чыкмый, безнең белән олы якта, ишекне ябып кына утыра, килгән кунаклар туганнар булса гына чыга иде. Чын интеллегент иде ул. Чиркәү мәктәбендә укыганлыктан, дини иде, бөтен иманнарны яттан белә, ләкин аның белән мактанмый, сөйләми. Аның янына яшьтән үк дус булып яшәгән карчыклары гел килә. Ул алардан чыгышы, белеме, тәрбиясе белән дә күпкә өстенрәк булган, ләкин беркайчан да үзен башкалардан тары ярмасы хәтле дә өстен куймады ул. Буш вакытында ул я гел каба артында җеп эрләр, я орчык белән җеп катар, я пански бәйләр. Бәйләм оекбаш, бияләй бәйләүне безнең як керәшеннәрендә шулай диләр иде (хәзер уйлап йөрим: "панский", кайчандыр мондый бәйләм оекбашларны паннар гына кидеме икән әллә?!)

"Ходай безне кеше итеп яраткан, шуңа рәхмәт йөзеннән тик кенә утырырга ярамый, кул эше тотарга кирәк, китап шулай куша",– дия иде ул. Минем кычкырып укыганны ярата, кызык җирләрендә рәхәтләнеп көлә иде. Телевизордан Эдита Пьеха белән Валентина Толкунова җырлаганны ярата иде. "Әнә шулай салмак кына, әкрен генә җырларга кирәк, кычкырып түгел," –дип куя иде. Искиткеч кунакчыл, ачык йөзле, сабыр, тыныч. Мин аның кемгәдер күтәрелеп бәрелгәнен, кеше белән сүзгә килгәнен, ачуланышканын бер дә хәтерләмим. Берәрсенә ачуы килсә, яңадан гына әйтеп куя да, миңа "Син андый булма!"– дип киңәш бирә.

Үзе киң күңелле булса да, кешегә бик йөрми, бәйрәмнәрдә үзенең каенсеңлесенә барып кайта, "бабагызның хакын хаклап барам",– дия иде. "Кешегә барсаң, кешегә ияреп сөйләшәсең дә, ялгышып я гайбәт сөйләнер, гөнаһлы булырсың, Ходай ничек кичерер?" –  дип аңлатты ул бармавын.

Бик тырыш, эшчән. Шуның өстенә бик оста тегүче: үзенә бөтен күлмәкләрне үзе тегеп кия, миңа да матур-матур күлмәкләрне гел бәбүтә текте. Сугыш елларында да сыер асраган, исән үскән ике кызына да хәле кадәр белем биргән: олы кызы Мәлкән мәктәбеннән соң Минзәлә педагогия училищесын, кече кызы – безнең әни башта Пучы авылында урта мәктәпне, аннан соң Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлыйлар.

Безне дә бик яратып үстерде бәбүтәбез. Мин мәктәпне бетергәнче аның куенында гына йокладым. Үзе кунакка барган җиренә гел ияртеп йөрде, бөтен туганнарда йөртеп, аларны белдереп үстерде. Үскән чакта исем белән дә бик сирәк эндәште ул, "кызым"," күгәрченем" дип кенә эндәшә иде.

Күңелемдә аның белән бәйле бик күп истәлекләр яши. Әле язганнарым аларның бик азы гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев