Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фаина Ипатьева: Үземә Ходай бала бирмәсә дә, бала җылысын һәрвакыт тоям

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында туып үскән, сугыш чоры баласы, 85 яшьлек Фаина Ипатьева күңелендә йөрткән истәлекләре белән уртаклашты.

Ул матур, тулы гаиләдә 8нче бала булып дөньяга аваз сала. Иң кечесе Василий 1941 елда туа. 1 атнадан әтисе Лука Николаевичны сугышка озаталар. Фаинага 2 яшь, кечкенә нарасыен кочаклап, әнисе Татьяна Ивановна, тагын 7 баласы белән әтиләрен авыл капкасына җиткәнче озаталар.

Әнисе курше Чувашия Республикасы Тюмерево авылы кызы, Хуҗа Хәсәнгә 1920 елда килен булып килә. «Өч улымны очар кош итеп, мин очырдым иркен далага», бу шигырь юллары әлеге гаиләгә дә бик туры килә. Әтисен озаткач, 3 улы сугышка китә: Антон 1921 елгы, Павел 1923 елгы, Иван 1925 елда туган. Бер бер артлы килгән «кечкенә кәгазь» кисәкләрен күкрәгенә кысып, әнисе күп күз яшьләре түгә. Ләкин кечкенә нарасыйлары аңа яшәргә көч бирә. 1976 елда 79 яшендә ул вафат була.

Фаина түтинең йортында стенада әтисенең фото-рәсеме, янында кул белән чигелгән төрле картиналар.

– Яшь вакытта чиккән эшләрем. Истәлек итеп саклыйм. Сугыш вакытында бер кисәк бәз материалны табу да кыен иде, – диде Фаина түти. 

Сугыштан сонгы елар да җиңел булмый. 7 классны тәмамлап, Фаина түти колхозда эшли, аннан соң тормышка чыга. Ире Владимир да авырып, бу дөньядан вакытсыз китеп бара. Кеше күңеленнән сугыш ачысы китмәс инде ул, диде, яшьле күзләрен сөртеп.

– Бугенге көндә ялгыз яшим. Ләкин мин аны сизмим, тимурчылар кар чистартып торалар, мәктәп коллективына рәхмәт. Казанда яшәүче 93 (алар 2 се исән) яшьлек апамның балалары Ирек белән Наилә еш кайтып, булышып китәләр. Үземә Ходай бала бирмәсә дә, мин бала җылысын һәрвакыт тоеп торам. Рәхмәт! Берегез дә онытмыйсыз, – дип рәхмәтләрен әйтте ул. 

Ул ветераннар советында оештырылучы эшләрдә үз өлешен кертүче ак әбиебез. Исәнлек-саулык теләп, безнең чараларга куп еллар килеп йөрергә насыйп булсын, диеп саубуллаштык.

Ольга Боярина,  Хуҗа Хәсән авылы ветераннары советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев