Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Толстовадан сыер ите белән дөге тутырмасы рецепты

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында гомер итүче Евдокия Григорьевна бар яктан да булган, уңган кеше.

– Мин бүген гаиләмне сыер ите белән дөге кушылып тутырылган тутырма белән сыйладым. Сез дә пешереп карагыз әле.

1 килограмм иткә: 100 грамм дөге, 100 грамм суган, 300-400 грамм салкын шулпа, тоз, борыч кирәк булачак.

Симез сыер итенең сөяксез җирен суган белән иттарткычтан чыгарып, тоз, борыч сибәбез, бераз сөт яки салкын шулпа һәм пешермичә яисә бүрттереп дөге салып яхшылап болгатабыз. Бу катнашма сыек булырга тиеш. Эчәкнең өчтән ике өлешенә шул әзер катнашманы салып, ачык башын бәйләп куябыз. Эчәкне тутырып бетерергә ярамый, чөнки пешкәндә ярма бүртә, арта, тутырма ярылырга мөмкин. Шулай әзерләгән тутырманы кайнап торган тозлы суга батырабыз һәм, әзер булганчы, акрын гына кайнатабыз. Ул 30-40 минут пешә. Табынга кайнар килеш бирәбез. Тутырманы аркылыга турап та, бөтен килеш тә майлы кызу табада ут өстендә яки духовкада кыздырып алырга мөмкин. Тутырма янына әйрән, катык куялар, кайнар ит шулпасы бирергә дә мөмкин.Тәмле булсын ашларыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев