Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Толстова: “Уен – бала күңелен яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы”

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы мөдире ЕвдокияТолстова бала вакытта уйнап үскән уеннарын тәкъдим итә.

“Уен – әйләнә-тирә төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур, якты тәрәзә ул. Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак”, – дип язган В.А Сухомлинский.

Педагог-новаторның әлеге сүзләре белән Евдокия Григорьевна да килешә һәм уен турында үз фикерләрен дә җиткерә: 
“Баланы уйнарга өйрәтергә кирәк. Кагыйдәләрен аңлатып, күрсәтмә биреп кенә клырга түгел, ә кушылып бергә уйнарга, уенга кызыксыну һәм теләк уятырга кирәк. Олылар белән уйнагнда бала үзен уенда иркенрәк тота, уенны өйрәтүче апа-абыйсын үзе кебек үк уйнаучы буларак кына кабул итә. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Бала, уендагы төрле рольләргә кереп, чынбарлык тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Уен вакытында баланың күңеле күтәрелә, бу исә аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уенга өйрәтүчеләр әнисе, тәрбияче дә булырга мөмкин. Уен-бала күңелен яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да булып тора. Чөнки, уйнаган вакытта ул һәрбер баланың сәләтен ача, аның холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Шул ук вакытта, уен вакытында тәрбияче баланың тәкъдим-теләкләрен кабул итә ала”, – ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев