Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Толстова пәрәмәч пешерү рецепты белән уртаклашты

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы җитәкчесе карендәшебез, актив подписчигыбыз Евдокия Толстова безнең белән һәрвакыт элемтәдә тора.

Бүген ул укучыларыбыз белән пәрәмәч пешерү рецепты белән уртаклашты.

– Камыр әзерләү өчен, он-3стакан, чүпрә-30грамм, шикәр комы--2 аш кашыгы, сөт- 200грамм, сыек май- 50грамм, тоз, эчлек өчен сыер яки сарык ите-500г, суган- 2 баш, тәменчә тоз, борыч, шулпа, кыздыру өчен сыек май кирәк булачак.

Сөтне җылытып, чүпрә, шикәр комы, тоз, май салып камыр басабыз, 30 минут кабартабыз. Итне суган кушып, иттарткычтан чыгарабыз тоз, борыч, сибеп болгатабыз. Эчлек катырак булса, шулпа яки су кушып йомшартабыз. Әзер камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп чыгабыз, артык онламыйча гына түгәрәкләп җәябез. Эчлек салып камырның кырый­ларын бер сантиметр биеклегендә күтәреп, чеметеп бөрәбез. Уртасында 1сантиметр тирәсендәге тишек калдырабыз. Кабартабыз һәм тишекле ягын аска каратып кызган майга салабыз, кызаргач әйләндерәбез. Шуннан чәй тәлинкәсе шикелле бер савыт барлыкка килә. Эченә әзер эчлекне салганнан соң, камыр иткә таба каратып бераз бөгеп куела. Бу пәрәмәч ябык пәрәмәчтән, ягъни әче камырдан ясалган пәрәмәчтән зур булмый. Кайвакытта кечерәк тә булырга мөмкин. Пешеп өлгергәч, бераз шулпа өстәп, табынга кайнар килеш чыгарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев