Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Федорова: «Урак өстендә, басуда бала табу гадәти хәл иде»

Сугыш еллары артта калса да, ул көннәр онытылмый. Күпме сабый бәхетеннән мәхрүм ителгән, күпме хатын тол калган. 95 яшен тутырган Мамадыш районының Колышчы авылынан Евдокия Федорованың да балачак, яшьлек еллары сугыш сулышы белән өтелгән.

Мамадыш районының Колышчы авылындагы Александра белән Иван Шадриннар гаиләсендә 8нче бала булып, 1929 елда Евдокия дөньяга килә.

«Барлыгы 9 бала булганбыз. Бер тутам бар иде, бер дәдәм Герман сугышында үлде, ә калган бертуганнарымны хәтерләмим. Ачлык, кызамык чире алып китте барысын да», — дип сүзен башлады тыл ветераны Евдокия Ивановна. 

5 класс бетергәч, әле буыннары да ныгымаган Евдокия урманда утын кисә башлый. Аякта — чабата, өстә — кычыткан капчыгыннан тегелгән кием һәм купайка, ашарга ризык юк... Кышын яшь кызлар урманда зур-зур агачлар кискәннәр, ә җәен печән әзерләгәннәр. 

Өйдә дә әти-әнисенә бердәнбер булышчы була ул.

«Әти Герман сугышында катнашкан, 5 ел Австриядә әсирлектә булган. Аны Бөек Ватан сугышына алмадылар, чөнки яше олы иде. Ул чорда бер ир-ат белән агачтан мылтык ясадылар. Шунда эшләгәндә суык тиеп, 74 яшендә үлде. Әни 90га җитте», — дип әти-әнисе турындагы истәлекләре белән дә уртаклашты.

Булачак ирен урманда очрата. Евдокияләр агач кисәләр, ә 20 чакрым ераклыктагы Зур Арташ авылы ир-егетләре шул утынны ташыйлар. Араларында Василий исемлесе Евдокияне күзләп йөргән. Кышкы кичләрдә бияләй, оекбаш бәйләгән кызлар янына кич утырырга да керәләр. Василий армиягә киткәч, Евдокия аның белән хат алыша башлый.

«Бер көнне эштән кайтып, ишегалдында ат тугарып йөрим. Безгә әтиебез энесенең хатыны Мария килде дә, «сине бер кеше чакыра» дип, үзләренә алып китте. «Әни, хәзер, тиз генә барып кайтам», дип чыгым киттем. Барсам, анда Василий утыра. Армиядән ялга кайткан да, мине алырга килгән икән. Шулай итеп, Мария түти димләп, мине Зур Арташ авылына килен итеп озатып калды. Өйгә кергәндә кулына тоткан ситса өстенә бөтене белән түгәрәк ипи куеп алып чыккан иде әни. Шунысы әле дә күз алдымда. Шунда ук, күлмәк тегәргә дип, әни кызыл сатин бирде. Бик әйбәт гаиәлгә килен булып төшүемне әле ул вакытта аңлап та бетермәгәнемендер», — дип сөйләде Евдокия түти узганнарын күңелендә яңартып.

Шулай итеп, 1956 елда, әнисенә «хәзер кайтам» дип кенә әйткән Евдокия кияүгә үк китеп бара. Зур Арташта атлы эштә йөри. Ат белән сенаж ташый, колхозда «весовщик» була. Комбайнчыларның кайсысы ничә центнер икмәк суктырганын исәпкә алып, язып бара. Ул ашлыкны атларга төяп, күрше авылга озаталар.

«Күпме кешене бер телем ипигә тилмерткән еллар. Өстәвенә, һәр хуҗалыктан ит, май, күкәй җыйдылар. Балам булмаган өчен дә салым түләттеләр әле. Кесәңнән 1 уч арыш чыкса, 5 ел төрмә. Акчага түгел, «таяк»ка эшләдек, — дип сүзен дәвам итте. — Үзебезнең дә гаилә зур булды. 6 бала таптым. Ул вакытта больницаларга барып йөрү юк. Кендек әбисен чакырта идек. Кызымны, гомумән, зират янындагы ерганакта таптым. Бала табыр вакыт җиткәч, күрше Албайга пунктка төшеп киттек. Ярты юлда тулгак башланды. Трактор кабинасыннан төшеп, чирәмгә ятарга туры килде. Албайдан каршыга врач килде. «Кендек кисәргә кайчы юк» дип ул кычкырып елый. Азаплана торгач, ирем белән бергә, тырнаклары белән өзделәр. Урак өстендә, басуда бала табу да гадәти хәл иде. Тормыш итәргә кирәк, өйдә дә озак утырмадым. Агач арбага баланы салам да, урманга менеп китәм. Бер балам саусыз булгач кына эшли алмадым. Шулай да җаен таптым: колхоз эшчеләренә ашау пешерә башладым — аш һәм бәрәңгене уып, ипи…

Сугыш чорында күргәннәре, хис-кичерешләре бүгенгедәй күз алдында аның. Ул вакыттагы хатирәләрне искә алып сөйләгәндә, күзләре яшьләнде. Элек хатын-кызга да, ирләргә дә бик авыр булган. Нужа күргәннәр.

«Сугыш беткәч тә, тормышлар тиз генә җиңеләймәде. Хәзер шөкер итеп яшәр вакыт. Бөтен уңайлыклар бар, тамак тук. Янымда — балаларым, оныкларым. Оныкларымның үз балалары гаилә коруны да күрергә насыйп булды. Бик рәхәт тормышта яшибез. Иң зур байлыгыбыз — тазалык, ил-көн тынычлыгы. Ходай шунысыннан аермасын», — дип кат-кат кабатлап, сүзен тәмамлады 95 яшен тутырган Евдокия Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев