Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ева Вагурова лицейга әбисеннән калган керәшен милли киеменнән килде

Түбән Каманың А.Шаповалов исемендәге 31нче лицеенда «Милли киемнән йөрим» ( «Хожу в народном») акциясе узды.

31нче лицейда уздырылган  «Милли киемнән йөрим»  акциясендә барлыгы 300ләп кеше – укучылар һәм педагоглар катнашты. Алар лицейда, көн дәвамында төрле халыкларның үз милли киемнәреннән йөрделәр. Арада татар, рус һәм башка халыкларның сәхнә һәм үзенчәлекләрен саклап заманчалаштырылган милли киемнәрдәге балалар һәм укытучылар бар иде. 

Ә иң матуры 8 «Б» классында укучы  Ева Вагурованың киеме иде. Ул үз әбисе кигән керәшен күлмәгеннән йөрде. Бу күлмәк аларның гаиләсендә олы мирас буларак, кадерләп сакланыла.

Бу акциядә җирле керәшен оешмасының идарә члены Алевтина  Даутова да катнашып, укучыларга элгәреге керәшен милли киеменең ни кадәр матурлыгын үзе кигән күлмәк, аның өстеннән япкан алъяпкыч, муенына таккан тамакса аша күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев