Этнохудожниклар Зәй төбәге матурлыгын картиналарына күчерә - фото
Пленэрда катначушы этнохудожникларга мәдәни-ял итү чарасы оештырылды
28 июнь – 11 июль көннәрендә Зәй районыныда “Безнең ил” республикакүләм этнорәссамнар пленэры уза.
Әлеге чара Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, ТР Мәдәният министрлыгы, Зәй муниципаль районы, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.
Рәссамнар ике атна дәвамында Зәй районында урнашкан керәшен авылларының пейзажларын төшерәләр, авыл кешеләре, ветераннары белән очрашып, аларның портретларын ясыйлар.
6 июль көнне, пленэр кысаларында, художникларга мәдәни-ял итү программасы әзерләнде. Бәйрәмгә Казаннан Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре – директор урынбасары Григорий Максимов, оештыру-иҗат эшчәнлеге бүлеге мөдире Сөмбелә Вәлиәхмәтова, композитор, музыкант Азат Хөсәенов һәм чыгышы белән Зәй районының Югары Баграж авылыннан булган драматург Мансур Гыйләҗев барды.
Аксар авылының Сабантуй була торган мәйданында кунаклар һәм этнохудожниклар кызыклы уеннарда катнашты. Зәй шәһәренең мәдәният йортында эшләп килүче "Җиләк" фольклор ансамбле керәшен җыруларыннан торган концерт программасы да әзерләгән иде.
Белгәнебезчә, пленэрда Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Кыргызстаннан килгән рәссамнар да бар. Кайбер рәссамнар моңарчы керәшен халкының мәдәнияте белән таныш булмаган. Пленэр барышында алар керәшеннәр белән очрашып, аларның яшәү рәвешләрен күзәтеп, халыкны тоемлый башлаганнар. Рәссамнар сүзләренчә, бу аларның пленэрда иҗат ителәчәк картиналарының сыйфатына да йогынты ясаган.
Я.Емельнов исемендәге мәдәни үзәк фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев