Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ерактагы Пермь якларыннан — туган җирне сагынып

Геннадий Александрович Гончаров Зәй ягындагы үз нәселләренең дәвамчылары горурланырлык олы тормыш юлы үткән.

52 ел эшләдем
Үз квартирыбызда яшибез, ә җәйгелектә үз бакчабызда эшлибез. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм гладиолус, пион, ромашка, роза, кыңгырау, хризантема кебек матур чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәбез. Картаерга һич тә вакыт юк. Нарат урманының саф һавасы, чиста артезиан суы... Бар да яхшы, ә шулай да туган авылым Кабан Бастырыкны бер урыйсым килә, әмма машина рулендә ерак юлга чыгарга йөрәк җитми. Оныгым Андрей алып кайтып килергә вәгъдә итә, ничек булыр. Андрей техникум тәмамлады, армиядә хезмәт итте, яраткан эше белән шөгыльләнә. Улым Игорь табиб булып эшли...

Тормышымны буш урында башладым, дисәм, ялгыш булмас. Гомер юлымда бик күп яхшы кешеләр очрады миңа. Алар арасыннан хатыным Фая Гафуровна аерым урын алып тора. Ул үзе Башкортстандагы Дүртөйледән. Казан химия-технология институтын тәмамлагач, Пермь шәһәренә килә. Хатыным гамәли механиканың фәнни-тикшеренү институтында өлкән инженер булып эшләде. Аның белән без 1961 елда өйләнештек. Шунысы кызыклы, ЗАГСта язылышуыбыз көнебез, нибары ике ел аерма белән, армиядән демобилизацияләнгән көнгә туры килде. 

Гаиләбезнең 60 еллык юбилее уңаеннан, район ЗАГСындагы тантанага чакырдылар. Безне администрация башлыгы үзе котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 

Үткәннәргә борылып күз салам да, тормыш юлымның сикәлтәләрсез, туп-туры булуына горурлык хисләре кичерәм. Хезмәт стажым да аз түгел: 52 ел да 4 көн! Лаеклы ялга чыгуыма да 36 ел инде. Зәй ягындагы туган авылым Кабан Бастырыктан чыгып киткәндә бер авыз сүз русча белмәүче үсмер идем бит мин...

Авыр балачак
Әтием Александр Яковлевич (1909 елгы) 1942 елның 12 мартында «Безымянлаг» лагерында үлгән. Әнием Устиния Николаевна (кыз фамилиясе Урамова) әтидән бер яшь кече, ул — Югары Баграж кызы. Казан шәһәрендә яшәп, 93нче яше белән барганда вафат булды, аның кабере — Зәйнең иске зиратында.

4-5 яшьлек чагымнан әбием Анастасия белән бабам Яков янында үстем. 1944 елда беренче класска кердем. Ул вакытта мәктәп зур чишмәдән ерак түгел, инеш янында ук урнашкан иде. Авыр сугыш еллары. Өстә юньле кием юк, аякларда — чабата. 1нче, 2нче классларда укыганда язар өчен дәфтәр дә булмады, өйрәнгән хәрефләрне, чиратлашып, мәктәп тактасына язабыз. Дәрестә темаларны укытучы сөйли, без истә калдырабыз, табышмаклар чишәбез, өйрәнгән әкиятләрне сөйлимбез. Укытучыларыбыз — Ольга (әтисенең исемен оныттым, ул Григорий Скворцовка кияүгә чыкты), Евдокия Петровна, Ион Иванович, Александра Петровна, Егор Герасимович Асапов, Апаллинария Кирилловна һәм башкалар. 

1945 елның 9 маен — Җиңү көнен яхшы хәтерлим. Мәктәптәге барлык укучыларны бер колоннага тезделәр дә, «ура» кычкыра-кычкыра һәм җырлап, авылның бер башыннан икенчесенә кадәр алып бардылар. 

Мәктәптәге беренче Яңа ел ёлкасын да хәтерлим. Безгә кәгазь кисәкләре өләштеләр, алардан кулек-төргәк ясарга өйрәттеләр һәм шуңа бер агач кашыгы (!) шикәр комы салып чыктылар. 

Нәрсә комачаулагандыр, мәктәптә начар укыдым, алган билгеләрем "2"ле, "3«леләр иде. Дәресләрдән соң безне басуга башак җыярга чыгаралар, ә Зичәбаш, Дүрт Мунча авылларыннан, Кызыл Таң, Ильич поселогыннан йөреп укучыларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. 

Алтынчымы, җиденчеме класста укыганда урманнан берникадәр ераклыктагы Бүре Сарайда агач посадкасы утыртылды. Безне дә эшләттеләр. 

1951 елда 7 класс тәмамлагач, башкалар кебек үк, мин дә тулы хокуклы колхоз члены булдым, ат белән йөк ташыдым. Сугыш чорында һәм әле аннан соң да колхозда, башлыча, хатын-кызлар, картлар, үсмерләр эшләде. Көзге урып-җыю вакытында барлык ашлык, ат арбаларына төяп, Чаллыдагы элеваторга илтелде. Язның юлсыз пычрак вакытында, чәчүлек орлык алып кайту өчен, чана тарттырып, хатын-кызларны шунда җибәрәләр иде. Ә ирләр, хәллерәк атлар белән, районнан читкә, урманнан агач чыгарырга йөрделәр. Азык җитмәгәнлектән йончыган, хәлсез атлар колхозда калса да, Чаллыдан урап кайта алулары икеле булган, ә хатын-кызлар барысына да чыдаган. Минем үземә печән өсте ошый иде. Болында чәчәк исләре, ә син киң итеп алдырып, печән чабасың...

Үскәндәге дусларым
Балачак дусларым — Алексей Батаев (Түбән Кама шәһәрендә вафат булган), Григорий Гончаров (МТС ветераны буларак, Зәй энциклопедиясенә исеме кертелгән), Миша Клементьев (улы белән очрашкач, аның хәбәрсез югалганын ишеттем), Коля Пушкин (фаҗигале рәвештә һәлак булган), Федор Захаров (аның турында бер мәгълүматым да юк), Борис Петров (ул да исән түгел), Яша Сидоров (Яр Чаллыда вафат булган). Бәләкәй чакта бергә уйнап, эшләп үскән иптәшләрем белән сирәк очрашылды. Эшле тормышта туган якка да еш кайтып булмады шул...

Үз яшемә ике елны өстәдем
1953 елның көзендә, өстән җиткерелгән «разнарядка» буенча, яшьләрдән 10-14 кешене, шул исәптән мине дә Молотов өлкәсенә (хәзерге Пермь крае) урман чыгарырга җибәрделәр. Анда баргач, урман кисүдә 18 яше тулганнарның гына эшли алуы ачыкланды. Башка бик күпләр кебек, мин дә авылга кайтып китә ала идем. Ләкин үземнән олырак егетләр калырга кыстагач, яшемне 18 дип күрсәттем. Ул чакта паспортлар юк иде. Кыш буе эшләдек. Колхозда бушка эшләү белән чагыштырганда, монда яхшырак иде. 

1954 елның җәендә Молотов (Пермь) шәһәренең Киров районындагы заводларның берсендә, тимер юл эшчесе булып эшли башладым, соңыннан башка цехка слесарь булып күчтем. Махсус белемем булмаса да, 5нче разрядка ия булдым. Автотранспорт йөртү өчен "права«га укып тормадым, 1979 елда теория һәм йөртү осталыгы буенча имтиханны беренче бирүдә үк тапшырдым. Ул заманда гражданнарга андый хокук бирә торган законнар бар иде, мин шуннан файдаландым.

Солдат хезмәтендә
1956 елның көзендә, ни өчендер, бик күп егетләрне, шул исәптән мине дә сроклы хәрби хезмәткә алдылар. Безне Мәскәү янындагы Звенигород шәһәре тирәсендә урнашкан хәрби частька алып килделәр. Хәрби ант кабул иткәннән соң, безне, 9 солдатны, Калуга шәһәрендәге кече командирлар (сержантлар) мәктәбенә җибәрделәр. Укытучыларыбыз бик белемле иде, яхшы укыдым. Уку беткәч, миңа сержант званиесе бирелде. Хәрби мәктәптә чакта миндә уку теләге уянды. Үзлегемнән белемемне күтәрергә керештем. Безне хәрби частьларга җибәрделәр. Мин элекке район үзәге Рогачево янындагы хәрби частька эләктем һәм взвод командиры урынбасары булып билгеләндем. Аерым билгеләнештәге беренче армиядә ракетчик булып хезмәт иттем. Без Мәскәү күген сакладык. Командирыбыз, Ульяновск шәһәреннән Геннадий Андреевич Никишин, чын хәрби буларак, безне солдат тормышына ныклап өйрәтте. Безнең взвод, барлык күрсәткечләр буенча, полкта һәрчакта да диярлек беренче урынны алды. Бер ел хезмәт иткәннән соң, миңа өлкән сержант званиесе бирелде. Хезмәттәге уңышларым өчен, кыска вакытлы ял һәм Мактау грамоталары белән бүләкләндем. 1959 елның 4 ноябрендә демобилизацияләндем. 

Эштә үткән гомер
Закамскига кайтып, слесарь булып урнаштым, укуны да онытмадым. 1960 елны эшче яшьләр мәктәбенең 8нче классына кердем. Рус теле һәм әдәбиятын исәпләмәгәндә, җиңел укыдым. Һәм инде 1961 елны, конкурс аша үтеп, Пермь химия-технология техникумының кичке бүлегенә укырга кердем, КИПиА электр механигы белгечлеген үзләштердем. 1966 елны, соңгы курста укыганда, минем фото техникумның Мактау тактасында эленеп тора иде. Өченче курстан соң, мастер итеп, ПТУга эшкә чакырдылар.

Укуны тәмамлагач, инженер-техник хезмәткәр буларак, производствода хезмәт баскычы буйлап күтәрелә башладым: мастер, участок начальнигы, цех начальнигы урынбасары. Ә хезмәт юлымны «Сорбент» фәнни-җитештерү берләшмәсенең фәнни-тәэминат үзәгендәге произвоствода әйдәп баручы инженер вазыйфасында тәмамладым. 2011 елның 15 мартында эштән туктаганда, производство үзенчәлеге нәтиҗәсе буларак, ишетү сәләтен бөтенләй югалткан идем диярлек. Хәзерге вакытта мин — III группа инвалид, колак аппаратыннан файдаланам.

Хезмәт чорымда миңа эшчеләр һәм мастерларның 100-120 кешелек коллективына җитәкчелек итәргә дә туры килде. Берьюлы җәмгыятькә файдалы эштә дә катнаштым. «Сорбент» заводы цехларының берсендә мине 250 кешелек профсоюз цехкомы председателе итеп сайладылар. Ә икенче бер, 600ләп кешесе булган цехта иптәшләр суды председателе булдым. Эшне оештыру нечкәлекләренә безне юристлар өйрәтте. Цехтагы ДНДга да җитәкчелек иткәнем булды. Ул эшемдәге уңышларны бәяләп, район башкарма комитеты тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләндем. Рационализаторлык белән дә шөгыльләндем. Күп кенә рационализаторлык тәкъдимнәрем производстовда да кулланылды. Кибетләрдә көнкүреш техникасы булмагач, аларны да үземә ясарга туры килде: кер юу машинасы; автомобиль аккумуляторы зарядкасы өчен махсус җайланма (беренче "копейка«ны — ВАЗ 2101 машинасын — 1981 елда, хатынымның бертуганы аша сатып алдым); тәгәрмәчләргә тын кертү өчен компрессор; электр энергиясе кулланмыйча гына теплицадагы температураны көйләгеч автомат-җайланма; агач эшкәртү станогы, электр ярдәмендә эретеп ябыштыру аппараты һәм башка вак-төяк. Аларны ясау осталыгым да, белемем дә җитәрлек иде. Берара кыргый җәнлек һәм йорт хайваннары тиреләрен эшкәртү белән дә мавыгып алдым. 

Яла ягып...
Безнең әти колхозга кермәгән, аерым хуҗалык булып яшәгәннәр. Атлар, сыерлар һәм башка мал-туар асраганнар. Безнең өй белән авыл советы бинасы — урам аша, кара-каршы урнашкан. 1937 елдамы, әллә 1938дәме әтиләр Бакалы шәһәренә (Башкортстан) китәләр. Сеңелем Валя шунда туа. Бераздан Сарман районының Петровка спирт заводы карамагындагы эшче поселогына кайталар. 

1941 елның 30 июнендә, кемнеңдер яла ягуы аркасында, әти кулга алына, 6 елга хөкем ителә һәм 1942 елның 12 мартында үлә (ул хакта мин бары тик 2003 елда гына һәм үз районыбыз прокуратруасы ярдәмендә белә алдым). Ул елларда кешеләр берсе өстеннән берсе әләк язарга мәҗбүр булганнар. Ә илдәге олы төзелешләргә бушлай эшче көчләр кирәк чак — тоткыннар кулы ярап куя. Безнең әти «Безымянлаг» лагерында үлә... Улыбыз Игорь, Самарадагы ГУИН музеен күреп кайткач, интернетта «Безымянлаг» лагеры турында табып, шул мәгълүматны кәгазьгә чыгарып, миңа бирде. 

Утызынчы еллар азагында, Куйбышевның Безымянка тимер юл станциясе тирәсендә, сугыш була калса дип, илнең оборона заводларын эвакуацияләү өчен база төзергә карар итәләр. Шул максаттан, 1940 елның октябрендә, хезмәт белән төзәтү лагерьларының «Безымянлаг» идарәсе оештырыла. Тарихчылар мәгълүматына карганда, 1941 елның июленнән 1943 елның июленә кадәр «Безымянлаг» аша 251 мең 650 кеше үтә. Шуларның берсе — безнең әти. Аңа яла ягу тарихының ничек булганын бик яхшы беләм мин...

1946 елда, әби үлгәннән соң гына, сеңелем Валя белән әни авылга кайттылар. Кабан Бастырыкка кайтканчы, әни спирт заводында да эшләгән, колхозда да. 

Әби белән бабай
Әти яклап бабай — Яков Егорович (1887 елгы). Ул гади крестьян иде, 80 яшенә кадәр яшәде. Ә аның әтисе Егор Ефимович яшьли үлгән. Улы Яковка (безнең бабайга) алты яшь кенә булган. Ул чиркәү-керәшен мәктәбенә бара, әмма бер генә көн укый, йорт-җирдә эшләргә кирәк дип, әнисе аны мәктәпкә йөрүдән тыя. Ә шулай да ул, укырга-язарга 1914 елгы I Бөтендөнья сугышында немецларга әсир төшкәч өйрәнә. Частьлары белән әсирлеккә эләгүләрен ул дошманга каршы атарга патроннары беткәнлектән, дип сөйли иде. Тоткынлыкта чакта бер немец шахтеры безнең бабайны һәм аның иптәшен үзенә ярдәм итәргә ала. Бабай ул немецның үзләренә әйбәт булуы — киендерүе, ашатуы турында сөйли иде. Алар хуҗаның ишегалдындагы бәләкәй өйдә яшәгәннәр. Хуҗа белән немец телендә аңлашырга да өйрәнгәннәр. Бабайның янындагы иптәше белемле кеше булган, ул аны хәреф танырга өйрәткән. 

Бабай Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда да колхозда бригадир булып эшләде. Берсендә аны да фронтка алалар, әмма сәламәтлеге аркасында, Минзәләдән борып кайтаралар. Сугыштан соң, илленче елларда, хуҗалыкта сыер, сарыклар асрадылар, казлар, тавыклар да бар иде, умарта да тоттылар. Бал аерткач, бал коялар. Ә колмак җыйганда, бабай мине дә үзенә ияртә иде. Ул мине умарта кортлары карарга да, крестьян тормышының башка нечкәлекләренә дә өйрәтте. 

Әбиебез Анастасия нәрсә беләндер авырый, начар ишетә иде. Әби өй эчендә генә эшләде. Аның ялтырап торган («лаклы») резин кәлүшләре бар иде. Ул аларны олы бәйрәмнәрдә генә киде, «кояштан ярыла» дип, кояш нуры төшүдән бик нык саклады. Тагын әле бик матур, борынгы тамаксасы да бар. Тамаксадагы тәңкәләрнең кайберләре шундый да шомарып беткән, хәтта язуларын танырлык та түгел. Искереп, берничә кисәккә таркалган тамаксаның, авылга бер кайтуымда, берничә тәңкәсен үзем белән алдым. Ул көмеш тәңкәләр әле дә саклана. 10-20 тиенлек көмеш тәңкәләр 1772, 1821, 1863 елларда ясалган, кайберләрендә Екатерина II патшаның яны белән төшкән сурәте дә шәйләнә, икенче ягында — ике башлы бөркет сурәте. 

Авыл зиратында, әни куйдырган чардуган эчендәге каберлекләрдә миңа билгеле булганча, карт бабай Егор белән карт әби, Яков бабай һәм Анастасия әби, аларның уллары — ике Ион һәм минем 1939 елгы дәдәем, сабый чагында ук үлгән Николай җирләнгән. 1946 елның мартында, әбигә кабер казыганда, озын чәчкә юлыкканнар, күрәсең ул чәч безнең элек җирләнгән карт әбинеке булгандыр. 

Михаил дәдәй
Әтиемнең энесе Михаил (1919 елгы) Югары Багражда укыган, оста гармунчы булган. Мәктәптә 10 класс тәмамлаган 1939 елда аны армиягә алалар. Михаил дәдәй мине нык яраткан, шуңа да әниләрдән алып, мине авылга, бабайлар янына алып кайтканнар. 

Хәтерлим әле, берсендә әби суга кызыл буяу салып болгатты да, кулларымның эчке ягын шул су белән чылатты һәм учларымны ак кәгазьгә куйдырды. Аны киптерде һәм минем кулларым төшерелгән шул кәгазьне хат эченә тыгып, Миша дәдәйгә җибәрде. 

Михаил дәдәй Бөек Ватан сугышында, 1944 елны 15 июлендә һәлак була. Аның ордены миндә саклана. Татарстанда чыккан «Хәтер» китабында Михаил дәдәй турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Ә төгәл мәгълүматны Пермь шәһәренең Киров районы хәрби комиссариаты аша юллап таба алдым...

Геннадий ГОНЧАРОВ.
Пермь шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев