Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елның 365 көнендә - карына, яңгырына карамыйча

Кайбыч районының Хәсән Хуҗа авылында яшәүче ирле-хатынлы Таймасовлар үз язмышларын гомерлеккә туган авыл белән бәйләгәннәр

“Кайбыч районына – 30, ә Владимир белән безнең  гаилә коруыбызга  февральдә  25 ел тулды”, – дип әйткән иде бер очрашуыбызда савымчы Мария. Аның шикелле үзләренең гаилә юлын район тарихы белән бәйләргә гадәтләнгән кешеләр безнең авылда шактый.  

Мәктәптән соң Чуваш республикасының Канаш шәһәрендә төзүчеләр колледжын тәмамлаган Мария Зеленодольскида маляр-штукатур булып эшкә урнаша. Күп тә үтми, сөйгәне Владимир белән кавышып, авылга кайта. Сыер савучы әнисе Ольгага кечкенәдән үк булышып үскән кыз озак уйлап тормый, фермага килә. Тырыш хезмәте өчен “За трудовое отличие” медале белән бүләкләнгән Ольга Петровна кызына үзе сава торган сыерлар  группасын биреп, яшь таналар карарга күчә. Үз чорында әбисе дә терлекче булып эшләгән Мария, шулай итеп, терлекчеләр династиясен дәвам итә...

1996 елдан башлап сыер савучы булып эшләүче Мариянең көндәлек йөри торган юлы бер: иртәнге сәгать 3-4тән фермага ашыга. Елның 365 көнендә – яңгырга, пычракка, буранга карамастан, көнгә өч  тапкыр ферма юлын таптый ул. Һәр сыерының кайчан бозаулыйсына, ничек туклануына, күпме сөт бирүенә кадәр белә. Аның сыерлары һәрдаим чиста, койрыкларына кадәр ефәк  тасмадай ялтырап тора.

Бүгенге көндә Мария – Татарстанның атказанган савымчысы. 2015 елны савымчыларның Питрәч районында уздырылган республика күләм конкурсында “Татарстан Республикасының сыерны машина белән саву буенча абсолют чемпионы”  исеменә лаек була. Шул ук елның көзендә Түбән Новгород өлкәсендә булган Россия конкурсында икенче урынны ала. “Женщины до 45 лет со стажем работы более 14 лет” дигән диплом  белән бүләкләнгән Мария тормышта “алга барырга һәм ышанычны югалтмаска” дигән девиз белән яши.

Ире, Кытай чигендә пограничник булып хезмәт итеп кайтканнан соң хезмәт юлын колхоз фермасында эшләүдән башлаган Владимир белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олысы Николай Казан шәһәрендәге техникумда машинист һөнәре үзләштереп, хәзерге вакытта Канаш-Казан маршрутында машинист ярдәмчесе булып эшли. Үз гаиләсе бар.  Уртанчысы Альбина – Самара дәүләт  университының  Казандагы филиалы студенты. Кечкенәсе Варвара  7нче класста укый.

Владимир белән Мария  үз хуҗалыкларында да  7 сыер асрыйлар. Җәен кош-корт белән ишегалды тулы. “Көн саен 80-90 килограмм сөт тапшырабыз. Өстәмә керем, ай саен, 20 мең сум”, –   дип сөйли  Мария.  Алар бар җиргә дә өлгерәләр – Кайбычка бассейнга  барырга да, авыл клубындагы бәйрәмнәрдә катнашырга да. 

Бер булганнан бар да булыр, ди халык. Тату, матур яши һәм тырышып эшли торган Таймасовлар гаиләсе – шундыйлардан.  Владимирның 83 яшьлек анасы  Елизавета Георгиевна да улы белән килене янында, аларның  бәхетләренә  шатланып яши.  

Ольга БОЯРИНА,

Кайбыч районының Хәсән Хуҗа авыл җирлеге ветераннар советы  председателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев