Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елизавета Вятскина: Яшьләр укытучылыкка эш юклыктан гына килмәсеннәр иде

40 еллык педагоглык стажы булган карендәшебез Елизавета Константиновна укытучылык һөнәренә гомер буе тугры булуы турында сөйләде.


Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу – зур батырлык, дисәк тә, ялгыш булмас. Күпләрнең “менә ул чын укытучы” диярлек, еллар үткән саен сагынып искә алган һәм рәхмәтле булган остазы бар.
Укытучы булу җиңел түгел! Ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә, балаларны ярата.
Бүген сүзебез шундый укытучыларның берсе – Мамадыштан Елизавета Вятскина турында. Ул 1983 елда Дүсмәт мәктәбендә укыта башлый. 40 еллык педагоглык стажы бар.
23 август көнне Мамадышта узган мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә Елизавета Вятскинага “Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф һәм тәрбия хезмәткәре” күкрәк билгесе бүләге тапшырылды.

“Мин үз эшемне бик яраттым. Бер туктамый 40 ел эшләдем. Безнең заманда декрет ялларында утырулар булмады. Өч балабыз булды, икесе исән. Хәзерге кебек үк, элек тә укытучылар җитми иде. Дүсмәттә ике ел эшләгәч, Җөри мәктәбендә укыттым. Аннан, Мамадышка күчәргә туры килде, 10 елым шундагы мәктәптә үтте. Һәм яңадан Җөри мәктәбендә хезмәтемне дәвам иттем. Быел, сәламәтлек какшау сәбәпле, мәктәптән китәргә уйладым. Тик күңел гел балалар, укытучылар янында. Йөрәкләр җилпенеп куя, гел барасы килә. Мин укыткан укучылар арасында, үзләре укытучы һөнәрен сайлаучылар да шактый. Моңа бик сөенәм. Мамадышның 4нче мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Тарасова укыганда: “Сезгә карагач, минем дә укытучы буласым, сезнең эздән барасым килә” дип, гел әйтә торган иде. Менә дигән укытучы булды. Санап китсәң, андыйлар күп. Шунысы кызганыч, бүгенге көндә укытучылыкка укыганнар да мәктәпкә барасылары килми. Әлбәттә, укытучы булу өчен, иң беренче чиратта балаларны яратырга кирәк. Хәзер бит “авыррак холыклы” бала диләр дә, кул селтиләр. Моның белән бер дә килешмим. Алар белән эшли башласаң, аларны ача аласың, дуслашасың. Ә алга таба аларның бик кешелекле булуына сокланасың. Укытучы һөнәрен сайлагансың икән, баланың дусты да булырга, аның күңеленә үтеп керергә, тиешле белемне, тәрбияне дә бирергә, үз эшеңә тугрылыклы булып калырга да тиешсең. Тагын бер теләгем – укытучылыкка эш юктан гына килеп эләгүче булмасын иде. Андыйлар аркасында, укытучыларга хөрмәт бетә дип уйлыйм”, – дип үз һөнәре турында сөйләде, фикерләре белән уртаклашты Елизавета Константиновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев