Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елизавета Малова: “Авыл кебек, олы җанлы булырга кирәк безгә”

Карендәшебез Елизавета Малованың шигырләрен тәкъдим итәбез.

Хәзерге интернет заманында бик күпләр үзләрен социаль челтәрләрдә күрсәтә. Сәләтлеләр-сәләтсезләр каләмнәрен тибрәтеп, “иҗат җимешләре” белән тиз арада уртаклаша ала. Ләкин барлык иҗат та кеше күңеленә үтеп керми. Күңелдән чыккан гына күңелгә барып җитә, диләр шул. Һәм бу ялгыш түгел.

Бик күп шигырьләр, “Сине уйлап...” дип аталган китап авторы Елизавета Малова тумышы белән Мамадыш районының Владимир авылы кызы. Аның шигырьләре ихлас, самими, үзенә генә хас тирән мәгънәле һәм шул ук вакытта гади дә.

Туган як

Аклыкка төренгән бөтен җир,

Мамыгын очына тузганак.

Гел шулай, аклыкка төренеп,

Хәтердә калырсың, туган як.

 

Оч, диеп, биеккә күтәрдең,

Туган як, канатлар бирдең дә.

Киек каз юлларын, пар эзләп,

Әйләнгән чагым бар минем дә.

 

Җир шарын офыкка бәйләгән

Җиде төс – салават күпере.

Канатлар булганда, җиңел ул

Киек каз юлыннан үтүе.

 

Салават күпере аркылы

Кояшка үрелде кулларым.

Кайларда йөрсәм дә, туган як,

Гел сиңа кайтарды уйларым.

 

Ялгышка, бәхеткә уралып

Өметле-өметсез чагымда,

Тузганак мамыгы булырга да

Ризамын мин туган ягымда.

 

 

Буранлы кичтә

Җәйләр искә төште әле

буранлы озын кичтә.

Уйлап баксаң, охшашлык та

юк кебек инде һич тә.

Ә мин буранны давыллы

яңгырларга охшаттым.

Тынгы белмәс күңелемә

иш булыр дус та таптым.

Минем дә кайчак күңелем

үзенә урын тапмый.

Түзеп кара шундый чакта

урамга чыгып чапмый!

Җәйләр искә төште әле,

ә җәйләргә бик ерак...

Кайсыгызга килим икән,

Җаныма җылы сорап?!

 

Авыл кызы

Шәһәрдә яшәп ятучы

авыл кызы мин үзем.

Авылча йөрешләрем дә,

Авылча балкый йөзем.

Шәһәрләшеп китә алмыйм,

Уйламыйм үзгәрергә.

Авыл кебек, олы җанлы

Булырга кирәк безгә.

Көлүчеләре табыла

авылча булуымнан.

Көлсеннәр – ә мин кимсенмим

авылда тууымнан.

Авылча уйлыйм, эшем дә

авылча эшләнелә.

Авыл сые килеп тора

Өемнең өстәленә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев