Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елизавета Цыганова: «Мондый матур сәяхәтләр алдагы көннәрдә булыр әле»

Узган ялларда Чистай керәшеннәре Казанга килде.

Узган ялларда Чистай керәшеннәре башкалабызга килде. Әлеге сәяхәтне карендәшләре өчен Чистай оешмасы җитәкчесе Иван Чурин һәм аның урынбасары Алексей Ефимов оештырдылар. Керәшен карендәшләрен сәяхәткә җибәрү өчен, Иван Петрович үз хисабына автобус юнәлтте. Сәяхәткә баручылар төрле яшьтәгеләр – 35тән 83 яшькә кадәр булган мәңге картаймас, матур түтиләр дә барды.

– Әлеге сәфәребез гаҗәеп матур узды. Чистайдан Казанга төш вакытында карлы яңгыр астында чыгып китсәк тә, көнебез бик әйбәт үтте. Казан буйлап сәяхәтебезне дин йортыннан башладык – Изге Ана Тихвин чиркәвендә булдык. Анда кичке келәүдә тордык, үлгәннәр һәм исәннәр өчен шәмнәр куйдык, – ди карендәшебез Елизавета Цыганова. 

Форсаттан файдаланып, Чистай керәшеннәре Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә дә булдылар. "Үзәктә безне мөлаем йөзле, чая, үз эшләрен яратып һәм белеп башкаручы кызлар каршы алды", – ди Елизавета Михайловна. Җырчы Җәкәү йорты хезмәткәрләре кунакларны үзәкнең һәр бүлмәсенә экскурсия оештырган, керәшен тарихын тасвирлаган материаллар, фоторәсемнәр һәм тарихи язмалар белән таныштырган.

Алдагы тукталышлары – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. Әлмәт татар драма театры Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган легендар "Микулай" спектаклен Казан тамашачысына тәкъдим итте. Микулай ролен Татарстанның халык артисты Рафик ТаҺиров башкарды.

– Казан шәһәрендә йөргән көннәр көз айларында калды, әмма ул сәяхәтне искә алу бигрәк рәхәт. Мондый матур сәяхәтләр алдагы көннәрдә тагы да булыр әле дип ышанып калабыз, оештыручыларга олы рәхмәтләребезне юллыйбыз, – дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән Елизавета Михайловна. 

 

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев