Элгәреге аяк киеме – чабата
Халкыбызның аяк киемнәрен барлауны дәвам итеп, бүген чабата турында сөйләрбез.
Чабата дигәндә, бүгенге көн кешесенең күз алдына оекбаш, яисә чолгау белән кияр өчен юкәдән үреп ясалган сай аяк киеме килә.
Чабата сүзен телче галимнәр фарсы телендәге күн аяк киемен аңлатучы чабатаннан алынган диләр. Телебез сөйләшләрендә аның "сабата" һәм рус телендәге "лапти" дигән сүздән алынган лапты вариантлары кулланылышта йөри.
Чабата ир-ат, хатын-кызлар кия торганга аерылмыйлар. Ә менә үрү технологиясенә һәм кулланылган чималына бәйле:
- башмак чабата (юкәдән үрелгән башмак);
- какул чабата (эре юкә тасмасыннан үрелгән чабата);
- карама чабата (карама кайрысы тасмасыннан үрелгән чабата);
- сәрби (юкәсе) чабата (акация кайрысыннан үрелгән чабата);
- тал чабата (тал кайрысыннан үрелгән чабата);
- күтәрмәле чабата (табанына агач беркетелгән чабата);
- бишле, җиделе, тугызлы чабата (үргәндә юкә тасмалары санын куллануга бәйле) дип аталалар.
Керәшеннәрдә башкалардан аермалы буларак, чабата очлы башлы, тирән итеп үрелгән булган. Тирән булу сәбәпле су кермәгән һәм озакка чыдаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев