Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элҗенне кайда һәм ничек уздырганнар?

Күптән түгел генә Элҗен көне - иң әһәмиятле православие бәйрәмнәренең берсе булып узды. Бу көн изге Илья истәлегенә багышлана. Ул - мәҗүсилек ырымнары кергән, табигать көчләренә табыну белән бәйле бәйрәм.

Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылында Элҗен көннен зурлап каршы алганнар. Авыл халкы гармун моңнары астында үзләренең яшь чакта уйнаган уеннарын уйнап, халкыбызның моңлы җырларын җырлап, биюләр биеп, рәхәтләнеп күңел ачып, балачак һәм яшьлекләрен искә төшергәннәр. Самавырдан чәйләр эчеп, матур итеп аралашып, капка төбендә кич утырганнар.
Тиздән, шушындый күркәм бәйрәм Бирдебәк авылында дәвам итәр дип көтелә.

Шулай ук, Мөслим районының Керәш-Шуран авылында да зурлап Элҗен бәйрәмен үткәргәннәр. Үзара шушы көнне алар “бәйрәңге бәйрәме” дип тә йөртәләр икән. Керәш-Шуран мәдәният йорты каршында авыл халкы өчен бәйрәм оештырылган. Кунаклар өчен концерт, төрле уеннар әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев