Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Трофимова: «Олы көндә кечкенә авылыбыз гөрләп торды»

Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Елена Трофимова Олы көнгә быел да 100 күкәй манган.

Аларны ул гади ысул белән генә буйый – суган кабыгы, каен себеркесе генә куллана. Беренчесе күкәйләрне – кызыл, икенчесе яшел төскә кертә. Куллар да буялмый, ди хуҗабикә.

Керәшен Мәлемендә Олы көнне аеруча яратып көтеп алалар. Элек-электән авылда Пасханы олылап уздырганнар. Чиркәү тирәсенә җыелып, тукымадан тегелгән күкәйләрне тәгәрәткәннәр. Аны «сага» дип атаганнар. Уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган.

Елена Яковлевна Керәшен Мәлеменә Сарсаз-Баграждан 1968 елда килен булып төшкән.

“Ул чакларда бәйрәм борынгы йола-гадәтләр буенча уза иде. Күкәй тәгәрәтеп уйнар өчен олылар, бала-чагалар әле дә авылның чиркәү янына җыелалар. Пасха көнендә тыныч, кечкенә генә авылыбыз гөрләп тора”, – ди Елена түти.

Балалар, оныклар күп кайта икән һәм алар йорттан-йортка йөреп, күкәй, конфет, тәм-том җыеп йөриләр. Елена апа Олы көнгә алдан ук кибеттән конфетлар алып куйган һәм, әлбәттә инде, бер олы табак күкәй җыйган. «Шуңа күрә тавыклар санын да киметмим, быел 20 тавыгым бар», ди хуҗабикә.

«Күкәйләрне Олы көн алды кичендә буйыйлар. Тик башта мунча ягып керәләр. Чөнки бу эшкә чиста тән һәм саф күңел белән керешергә кирәк. Бу төндә хәтта этләр дә өрергә тиеш түгел, борынгылар моны яратмаган икән. Өйдә дә кычкырып сөйләшергә ярамый.

“Олы көндә урамга чыкканда да кесәмә биш-алты күкәй салып чыгам. Очраган кешегә шуны күчтәнәч итеп бирәм”, – ди Елена Трофимова.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев