Елена Григорьева: «Җибәрәсем килми җәйне»
Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән «Бәрмәнчек» ансамбленең талантлы артисты Елена Григорьева-Данилованың яллары табигатьтә йөреп үтә.
Көзге урман нәкъ тылсымлы сандык кебек.
Эчкәрәк кергән саен матуррак була бара. Тирә-юньдәге һәр агач, үлән-җимешләр, тар сукмаклар алтынсу-саргылт төскә кергән. Көзге урманның һавасы да чиста, саф була. Урманда күбрәк йөрегез, дуслар. Ул сәламәтлеккә файдалы һәм күңелдә матур хисләр уята. Урманга йөрүчеләр шактый. Кемдер табигать кочагында ял итә, саф һава сулый, кемдер җиләк-гөмбә җыя.
Сез саф һавада йөрергә, сәяхәткә барырга яратасызмы?
«Сүзләр белән аңлатып бирә алмаслык рәхәт ләззәт алдым бүген! Сез ничектер, минем әле җәйне җибәрәсем килми. Сәпитемә атланып, чабуына ябышып чабам, ничек тә бу рәхәтлектә озаграк буласы килә. Дөнья шундый матур! Саф һавада йөрү, йөгерү дә сәламәтлеккә файдалы. Урманга ешрак йөрергә кирәк. Урман һавасы – иң чиста һава», — ди Елена Михайловна.
Елена Григорьева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев