Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Григорьева-Даниловадан тагын бер иҗат җимеше

Талантлы карендәшебез Елена Григорьеваның шигырьләрен бик күпләр яратып укый.

Аның шигырьләренең үзәгендә кеше, аның әхлагы һәм тәрбиясе тора. Яхшылык һәм явызлык сыйфатлары да чагыла. Туган якка, якыннарга мәхәббәт бөркелә торганнары да шактый

КӨТӘРМЕН

«Көттеңме?»-диярсез: көтәрне көткән бар!
Елларым сәгатьләп, минутлап сүткән бар!..
Яшьләрем, бугазга төенләп, йоткан бар;
«Таптыңмы?»-диярсез: китәрне тоткан бар!

Көтәрмен! Көткән бар! Китмәгән үткән бар!
Үпкәмне, юмыйча, йөрәктә йөрткән бар...
Буралап өйгәнне, чыралап ваткан бар;
Бер эзләп тапканны, югалтып- тапкан бар!

Йозаклап бикләнгән ишекне ачкан бар;
Белмәгән, җиде ят ишеген каккан бар;
Ябылмас ишекне,
шартлатып, япкан бар...
«Көзге дә танымас үзем» нән качкан бар!..

«Чаккан» ны, үзеннән катырак, чаккан бар;
Онытыр мәлләрне, учаклап, яккан бар;
Ялкыннан ташкынга ташланып аккан бар...
Бәхетем көтәргә хакым бар!.. Баккан бар!

КЕЧЕ ДӘҮЛӘТ

Безнең өйдә тыныч, рәхәт:
Шундый җылы...Яз кебек!
Кояш, үзе, өйгә кергән-
Елмаеп тора, көлеп!

Әби-бабай, өлкән буын:
Кем бар алардан дәү(е)рәк?!
Бер йодрык булып яшибез,
Безнең өйдә бер Дәүләт!

Әти- әнидән дә көчле
Кем бар тагын дөньяда?!
Беркемнән дә курыкмыйбыз
Әти-әни булганда!

Энем белән без кечкенә-
Эшкә, җитми яшебез...
Өлкәннәрдән яклау тоеп,
Кайгырмыйча, яшибез!

Һәммәсе үз урынында:
Өлкәне дә, нәни дә!
Зур, дәү илдә, бер кечкенә
Дәүләт безнең гаилә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев