Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Григорьева-Данилова: «Бар сынган мәлләрем, бар очкан мәлләрем – җиңелү, я уңыш»

Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән талант иябез – Елена Григорьева-Данилова шигырьләре.

СИН ТОРМЫШ.
Син, минем хисләрдән, уйлардан җек--шыплап тутырган, тубалмы?
Күз тияр күзләрдән качарга, бер серле, яшерен ояммы?
Күкләрдән эзләгән-кул тимәс, аң җитмәс, күренмәс җисемме;
Һушбуйлар исеннән исәреп, исереп туймаган "ис"емме;
Беркайда күрмәгән, салават күпере бирмәгән төсемме?..

Күкләрдән агылган, моң белән сарылган, мөкатдәс көемме?
Иң тәмле сыйлардан тәмлерәк икмәгем-бер кисәк телемме?
Йөз кабат тәгәрәп, үчләнеп менәргә тырмашкан үремме?
Җан җылым, тәм-сыем дусларым мактаган кунакчыл түремме?..

Бик күптән тусам да, һич яшәп туймаган, җан тарткан җиремме?
Беркемнән калмаган, барыбер берзаман киләсе үлемме?
Иң соңгы йортыма бер барып җитәсе ,ятасы гүремме?..
Мең сорау, мең җавап: син миңа , мин сиңа кирәкме, түгелме?!.

Мин, синең күгеңдә сайраган, бер нәни кошчыгың- былбылың;
Җәйрәгән яланда уйнаклап туймаган бәбиең-колының;
Шук, усал бер кызың, куркудан кысаңнан чыкмаган бер колың;
Пәрәвез челтәрле юлларда адашып, үземә дип ярган үз юлым!

Син дөньям, син яшәү; язмышым- үткәнем һәм бүген- бер сулыш;
Ирегем, тарлыгым, син бөтен барлыгым; син көрәш- зур узыш...
Бар сынган мәлләрем, бар очкан мәлләрем-җиңелү, я уңыш...
Мең сорау-мең җавап! Мең ләззәт-мең газап!.. Фәлсәфәм син, Тормыш!

НИ ЭШЛӘП КАРЫЙСЫ?!.

Юаш булып, бар дөньяны кочар булсаң-котырталар!..
"Оста"ларны тыңламыйча,, усал булсаң- утырталар!

Туры әйтми, авырттырмый,
"Туган"ыңа яраргамы?!.
Үз мәнфәгатеңне яклап,
Башка якка караргамы?!.

Күңел сизгән фаразларның
Кайсы файда китерәдер?!.
Ул "кулай" лар уңай якны,
Каян табып бетерәдер?!.

Бер хирыслык кирәктер, ул,
Керер җекне күрер өчен;
Үрмәкүчтәй, тозак итеп,
Тегер* җепне үрер өчен!

Тегер җеп- тегәрҗеп(тегү җебе).

ЯМАНАТ.

Имештер, "сөйгәннәр", көнләшеп көярләр...
Артыңа борылып төкермә!.. Вакланма!
Нахакта әвәләп, пычракка күмәрләр-
Тапланган атыңнан, оялып, акланма!

Сөймәсләр-сөйкәлмә, сүзләргә үртәлмә:
Тик алда барганның артыннан сөйләрләр...
Чишелер төерләр, сүтелер йомгак та-
Тәм табып шашканнар, телләрен төйнәрләр!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев