Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Бачкова: «Укытучы һөнәре матур итеп киенеп йөрү генә түгел»

Мамадыш районының Владимир авылы мәктәбе директоры Елена Бачковага «Россия Федерациясенеӊ мактаулы мәгариф өлкәсе хезмәткәре» исеме бирелде.

Елена Алексеевна, 1984 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт институтының химия-биология фәннәре укытучысы белгечлеге алырга дип шәһәргә китә.

 –  Без укыган чорда укытучы һөнәре бик зур хөрмәткә ия иде, шуңа күрә, институтта 1 урынга 7-8 кеше туры килде. 4 имтихан бирергә кирәк иде, бер фәннән бишле билгесенә бары тик 1 балл җитми калды, шуңа күрә ул елны укырга кереп булмады. Югалып калмадым, үз укытучыларым янына Мамадыш районының Албай урта мәктәбенә өлкән пионер-вожатый булып урнаштым. Үземне укыткан остазлар белән беррәттән 1 ел эшләп чыктым. Шушы 1 ел эчендә укытучы һөнәре матур итеп киенеп йөрү түгел, ә бик авыр һәм җаваплы эш икәнен аңладым, – дип сөйләде Елена Бачкова. 

Елена Алексеевна шушы 1 ел эчендә артка чигенмәгән, киресенчә, имтихан бирәсе фәннәрне тагын да яхшырак өйрәнеп, яңадан укырга керергә барган. Шулай итеп, бөтен фәннәрне бишлегә тапшырып, ул үзе теләгән җиренә укырга кереп, хыялланганча, укытучы белгечлегенә төшенә башлый.  

 – Бик тырышып укыдым, ай саен 50 сум стипендия алдым. Укуга бик җитди карадым, авылга да елына 4-5 тапкыр гына кайтып булды, тырышып укыган кешегә белем алу җиңел бирелми ул. Укып бетергәннән соң мин Түбән Сон авылында химия-биология укыта башларга тиеш идем, шул вакытларда булачак ирем Николай Бачков белән таныштым, ул Владимир авылы егете, үз авылларына кайтырга өндәде. Шулай итеп, мин Владимир авылында укыта башладым. Николайга кияүгә чыктым. Ул баянист, мин активист дигәндәй, бөтен әйберне бергә алып бара идек, – диде Елена Алексеевна. 

Бер ел эшләгәннән соң, Елена Алексеевна завуч була, ә 2001 елдан ул директор вазифасын үти. Соңрак ире Николай Петрович та шушы мәктәпкә укытырга кайта. «Гомер буе бу йөкне бергәләп тарттык» ди Елена Алекеевна. 

 – Җитәкче буларак, hәрвакыт беренче планга башкалар турында кайгыртуны, үз хезмәттәшләрем, укучыларымның мәнфәгатьләрен куйдым. Бар эштә башкалар фикерен тыңлап, уртага салып, киңәшләшеп, коллективым ярдәменә таянып эш иттем. Тик нинди генә эш булмасын, башлап җибәрүчесе үзем, калганнар иярде. Уку-укыту, тәрбия процессында да, җәмәгать эшләрендә дә. Бер йодрык булып, бергә без, шатлыкларны да бүлешәбез, авыр чакларда да ярдәмләшеп яшибез. Миңа бирелгән «Россия Федерациясенеӊ мактаулы мәгариф өлкәсе хезмәткәре» исеме дә безнең уртак эшебез нәтиҗәсе, – дип сөйләде Елена Бачкова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев