Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элҗен - иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе

Ул ел саен 2 августта (иске стиль белән 20 июль) билгеләп үтелә. Без, бу очракта да, мәҗүсилеккә бәйле йолалар белән очрашабыз. Ул табигать көчләренә табынуга кайтып кала.

Әйтик, христиан динендәге пагамбәр Илья – яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, көчле яңгыр яудырчы, җирдәге кешеләр белән Күктәге Алла арасында арадашчысы булуы белән мәгълүм. Изге Инҗилдә бәян ителгәнчә, Гайса авызыннан пагамбәр Илья белән суда чумылдыручы Яхъяның бер үк кеше булуы турында әйтелә. Халыкта Илья пагамбәр – усал, кырыс, изге, дошманнарын җәзага тартучы һәм, шул ук вакытта, юмарт, үзенекен мохтаҗ адәмнәргә бүлеп бирүче итеп күз алдына китерелә. Үзен эзәрлекләгән мәҗүсиләр патшасы Ахав, аның хатыны Йезавель, аларның патша булып калган уллары Охозийга үлем карарын нәкъ ул чыгара.

Ул табигатьнең иң куркыныч һәм мәрхәмәтле көчләре белән идарә итә, яңгырлар, яшенле күк күкрәүләр Аның карамагында. Ул җиргә уңыш та җибәрә.

Элҗендә табигатьнең барлык хәшәрәт көчләре утлы камчыдан куркып, куян, төлке, мәче, эт, бүре һ.б.ларга әверелеп бетә, имеш. Бу көнне яшен камчысы сукмасын өчен эт һәм мәчеләрне өйгә кертергә ярамый дип ышанганнар элгәреләр.

Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгыр-давыллар юк итәргә мөмкин. Илья пагамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен, бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.

Александр Филиппов, «Карендәшләр» китабыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев