Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Егор Уткин шигырь: «Йөрәккәе җилдә янган учак кебек, кеше бара юллар ярып, яна-яна»

Керәшеннәрнең яраткан шагыйре, туган як җырчысы – Егор Уткин 1932 елның 27 июлендә Бондюг районы (хәзерге Менделеев районы) Бөрешле авылында гади крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Кечкенәдән үк туган ягын яратып, кешеләрне хөрмәт итеп үсә.  Җиңел булмаган авыл хезмәте Егорда ныклык, тыйнаклык, намуслылык кебек сыйфатлар тәрбияли. Аның балачагы чишмә буенда, болын чәчәкләре, иген кырлары һәм хезмәт сөючән кешеләр арасында үтә. Бөрешле авылы чишмәләргә бай булганга, аның хыялы- авыл чишмәләрен мәңгеләштерү, аларны саклап калу.

Мәктәптә укыганда ук, Тукай, Пушкин, Лермонтов шигъриятенең зур дөньясын ача. 4 класста беренче шигырьләрен  “Октябрь байрагы” район газетасында басыла. Укуын, Абалач мәктәбен тәмамлап, Алабуга педагогия институтында укый. Армия сафларыннан әйләнеп кайткач, хезмәт юлын Бондюг химия заводында (хәзерге Карпов заводы) дәвам итә.

Туган җиргә, чишмәләргә гашыйк  Егор Уткин бик күп шигырьләр язган. Аның җыентыклары мәктәп музеенда саклана. Егор Уткин  иҗатының әһәмияте күпкырлы һәм эчтәлекле.

Кызганычка, Егор Уткин 1977 елның 23 декабрендә 45 яшендә фаҗигале рәвештә вафат була...  Үзе  инде күптән арабызда булмаса да, шигырьләре мәңгелек.

Кояш сыйган кебек тамчыга

Кырыслыкка димим,

Тормыш мине

Гәделлеккә җирдә өйрәтте.

Бүрек салмыйм, илем,

Алдыңда мин

Ачып салам җанны, йөрәкне.

Уңышларың,

Җанга якты бирә,

Ал нурларга көнем манчыла.

Син сыйгансың, илем, йөрәгемә,

Кояш сыйган кебек тамчыга.

 

Җилдә янган учак кебек

Кеше килә, тирләп-пешеп иген игә,

Шатлык чишмәләрен ача, йортлар сала,

Йөрәккәе җилдә янган учак кебек...

Кеше бара, юллар ярып яна-яна.

 

 Кеше китә... Карый җиргә, карый таңга

Күреп туймас, сөеп туймас күзе белән.

Бар шатлыгын безгә биреп калдыра ул,

Кайгыларын гына ала үзе белән.

Кайту

Кызык эзләп кайтуларым түгел,

Маҗаралар ззләп китмәдем...

Артык күреп үстем һәрнәрсәдән

Туган җирнең хәләл икмәген.

Кала коймалары бүлеп тормый

Торган җирне туган җиремнән.

Балалар күк шаулап, кайттыңмы, дип,

Каршы ала мине игеннәр.

Миңа таба әнә йөгерә-йөгерә,

Колач җәеп килә солылар.

Солыларның кочагына кереп,

Сабый балалардай сыенам.

Җилләр сөя биттән, йомшак кына,

Әй, нечкәрде күңел, хисләнде.

Җаным җиргә тамыр җибәргән җир –

Туган авылым кыры, исәнме!

 

Яратам мин кышкы авыл өен

Авыл халкы кибетләргә йөрми,

Ул пешерә өйдә күмәчен.

Моны инде тормыш кына түгел,

Җаны таләп итә, күрәсең.

Иртән ягып, мичкә салган ипи

Пешеп, өсте җитеп килгәндә,

Өй эченә гүя июль килә,

Ят та ауна менә идәнгә.

Бүлмә тула басу исе белән.

(Бу чак тышта салкын... Кар ява...)

Башактагы орлык өлгергәндә,

Кырдан шундый хуш ис тарала.

Яратам мин яшьтән авыл өен,

Аның ачык йөзле кешесен.

Күңеле, миче кебек, җылы бөрки,

Бүлмәсендә икмәк - июль исе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев