Эдуард Ефремов: «Авылларны бетермәскә, сакларга иде»
Кукмара районының Югары Чура авылында эшчән халык яшәгәне йортлардан һәм территорияләрнең чисталыгыннан да аңлашыла. Монда ташландык ызбалар юк, диярлек.
Югары Чура авылына күптән түгел генә үзәкләштерелгән яңа суүткәргеч сузганнар икән, йортларга яңа торбалар ялгарга кирәк. Бу эшне чуралыларның үз авылдашы Эдуард Ефремов башкара. Ул Казаннан үз туган авылына күченеп кайтып, бүгенге көндә шушы Югары Чурада яши.
– Армиядән соң, Казанда полициягә эшкә кердем, аннан Татарстан Рәисенең куркынычсызлык хезмәтендә 10 ел эшләдем. 2 ел элек пенсиягә чыктым, шуннан соң авылга тартылдым, – дип сөйләде Эдуард.
Үзенең 2 йөк һәм кечкенә җир казу машинасы бар. Авылдагы эшле тормышын ул әле пенсиягә чыканчы ук, кайгыртып, уйлап куйган. Хәзер ул шушы техника белән бәйле эшләр башкара.
– Шөкер, авылда яңа су трассасы булдырдылар, хәзер йортларга су торбалары сузарга кирәк. Читтән белгеч ялласаң, бик кыйммәткә чыга. Уртача бәя куеп, үзем шушы эшкә керештем. Папам һәм әнинең энекәше белән өчәү маташабыз. Авыл җирендә дә пенсиягә генә яшәп булмый, үз эшең белән шөгыльләнергә кирәк, – дип сөйләде Эдуард Ефремов.
Эдуардның планнары зурдан. Югары Чура, Кече Чура, Поршур, Пчеловод белән берлектә,Чура авыл җирлегенә Көшкәтбаш та керә. Хәзерге вакытта Көшкәтбашта кеше тормый.
– Көшкәтбашта халык калмады инде. Авылны бетермәскә, сакларга иде. Аны күтәреп җибәреп булмасмы дип эшләп йөрим. Менә чишмәсен ясый башладык, фундаментын булдырдык инде. Бәлки киләчәктә туристлык тармагы җәелдереп булыр. Дөресен әйткәндә, Көшкәтбаш бик матур җирдә урнашкан, табигате искиткеч. Шуны читтән килүчеләргә дә күрсәтә алсак, бәлки кешеләр дә күченеп кайтыр, – дип, хыяллары белән уртаклашты Эдуард.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев