Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәтлеләр Вадим исемен мәңгеләштерде

Мамадыш районының Дүсмәт авылы мәктәбе бинасына махсус хәрби операциядә һәлак булган Вадим Иванов истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды һәм бу батыр егет истәлегенә спорт турниры уздырылды.

Якты истәлеге мәңге яшәр

Мемориаль тактаны ачу тантанасында Вадимның якыннары, Дүсмәт мәктәбе укучылары, авыл халкы, район хәрби комиссариат вәкилләре һәм чакырылган кунаклар катнашты. Дүсмәт авыл җирлегенә караган Иске Комазаннан махсус хәрби операциягә алынып, туган ягында яраларыннан дәваланучы Насих Закиров та килгән иде (сүз уңаеннан, Дүсмәт егете Николай Васильев та хәрби операция зонасында яраланып, хәзерге вакытта авылда сәламәтлеген ныгыта).

Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов һәм мәктәп укытучысы Алсу Ибраһимова алып барган танатанада район башлыгы Анатолий Иванов, Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Синкевич, “Нижнекамскнефтехим”дагы бутилкаучук заводының җитештерү начальнигы Радик Никифоров, авыл җирлеге депутаты Владимир Усков, Һава-десант һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннарының “Гвардия” район иҗтимагый оешмасы председателе Фәнил Гыйззәтуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Алар Дүсмәт егете, Ватан кушкан бурычны соңгы сулышына кадәр намус белән үтәгән Вадимның якты истәлеге авылдашлары хәтерендә мәңге сакланачагы турында сөйләделәр. Аның әти-әнисенә, якыннарына – ныклык, ә мәктәп укучыларының Вадим шикелле үз туган илебезне, үз җиребезне яратуларын һәм аны сакларга һәрвакыт әзер булуларын теләделәр. Вадим Иванов истәлегенә куелган мемориаль тактаны ачу хокукы Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка һәм Вадимның әти-әнисенә бирелде…

Вадим исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе быел февраль аенда булган халык җыенында, Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Михайлович тарафыннан күтәрелгән. Мәктәп директоры Илдар Зиннуров бу фикерне күтәреп алган һәм хуплап кына калмыйча, Вадим истәлегенә спорт турниры уздыру идеясен дә әйткән. Нәтиҗәдә, Вадим истәлегенә мемориаль такта куярга һәм спортның хәрби-гамәли төре буенча турнир уздырырга дигән уртак фикергә киленгән.

– Патриотик тәрбия ягыннан мөһим булган бу эшнең финанс ягын булдыклы кешеләребез үз өстенә алды. Алар – авыл җирлеге дептутатлары: Дүсмәтнең үзеннән крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Николай Павлов, Мамадыш эшмәкәре Рәмзия Галиева, Чиләбедә яшәүче эшмәкәр Владимир Усков һәм, шулай ук, авылдашларыбыз, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре Владислав Козлов һәм Айдар Миңнеханов, эшмәкәр Станислав Архипов, Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов. Спорт турнирында җиңүчеләргә тапшыру өчен медальләр, дипломнар һәм кубоклар ясатуда “Нижнекамскнефтехим”ның бутилкаучук заводы җитәкчелеге финанс ярдәме күрсәтте. Аларны Түбән Камада ясатып алып кайттык, – дип сөйләде патриотик яктан зур әһәмияткә ия әлеге эштә ярдәм күрсәткән кешеләргә олы хөрмәтен белдереп, җирлек башлыгы Радик Ефимов.

Укучыларга – патриотик тәрбия

Шул ук көнне спортның хәрби-гамәли төре буенча, Вадим Иванов истәлегенә турнир уздырылды. Аны Дүсмәт мәктәбенең ОБЖ укытучысы Алмаз Гарипов ярышта катнашучы мәктәп командалары җитәкчеләре белән берлектә алып барды.

Турнирда Шәдче икътисад зонасына кергән 6 мәктәпнең 5нче-8нче классларында белем алучы егетләр һәм кызлар катнашты. Алар өчен җиде төр ярыш оештырылды: Калашников автоматын сүтеп-җыю; Калашников автоматы магазинына патрон тутыру; саклагыч костюм кию (малайлар) һәм противогаз кию (кызлар); аркан тарту (команда ярышы); пневматик винтовкадан ату; турникта тартылу; хәрбиләштерелгән эстафета.

Вакытка һәм җитезлек белән төгәллеккә үзара ярышта түбәндәге командалар җиңде: беренче урында – Дүсмәт, икенче урында – Көек Ерыкса, өченчедә – Шәдче. Ә Келәүш, Җөри һәм Шия командалары алардан бик азга гына калыштылар.

 

Дүсмәт егете, 2011 елны шушы мәктәпне тәмамлаган, Түбән Кама шәһәрендәге “Нижнекамскнефтехим”да эшләгән җиреннән мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынган Вадим Иванов истәлегенә оештырылган бу турнир соңгысы булмасын иде. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, аны ел саен оештыру дөрес булыр…

2023 ел азагында, хәрби бурычын үтәгәндә, геройларча һәлак булган һәм шушы елның январенда туган авылы Дүсмәт зиратында җир куенына тапшырылган Вадим Иванов әтисе Виктор, әнисе Светлана, гаиләсе һәм барлык авылдашлары хәтерендә яшәр.

Дүсмәт мәктәбе бинасының урам ягына куелган мемориаль такта бу тирәдән үтүчеләргә дә, бирегә көн дә укырга килүче укучыларга да кешеләр гомере бәрабәренә яуланган аяз күк йөзенең һәм тынычлыкның никадәр кадерле булуын искәртеп торыр. Илебез бөтенлеге өчен үз гомерләре белән түләгән Вадим Ивановның һәм башкаларның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев