Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылы халкы махсус хәрби оперциядәгеләр өчен ярдәм әзерләгән

Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар – Олег Степанов, Вадим Иванов, Николай Васильев.

Авыл халкы аларның тизрәк исән-сау туган ягыбызга кайтуын тели.


“Бераз ярдәмебез булыр дип, бозылмый торган ашамлыклар, көнкүреш кирәк-яраклары җыйдык. Өйдә бәйләгән мунчалалар, сабын, одеяллар, носкилар, тушенкалар, чәк-чәк, куертылган сөт банкалары китерүчеләр дә күп булды. Һәркемнең үзеннән өлеш кертәсе килде. Авыл халкы борчылып тора. Телефоннардан шалтыратып белешәләр, “кая китерергә”, “ярдәм кайчан җибәрелә”, “эштән соң китерсәк өлгерәбезме”, ди алар. Алданрак озатылганнарында яшелчәләр дә күп җибәргән идек”, – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Мария Петрова.


Клубта, махсус операциядә катнашучыларга хөрмәт йөзеннән, туганнарыннан фотоларын алып, стенд та ясап куйганнар. Мобилизацияләнгән әлеге егетләр узган җәйдә отпускка да кайтып киткәннәр. Авыл халкы аларны барысы бергә җыелып каршы алганнар, тизрәк җиңү белән бөтенләйгә кайтуларын теләп, озатып калганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев