Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов: «2025 елда үзара салым акчасына җирлектә башкарасы эшләр байтак»
Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов эшләнгән эшләргә тукталды, яңа елдагы планнар турында сөйләде.
— Безнең җирлек дүрт авылны — Дүсмәт, Комазан башы, Акман һәм Иске Комазанны берләштерә. Авыл җирлегендә барлыгы 329 хуҗалык бар, 796 кеше исәптә тора. Быел җирлек халкыннан 335 мең 500 сум акча җыелды. Республика бюджетыннан тиешле ярдәм өстәлеп, ул 1 миллион 677 мең 500 сум тәшкил итте. Бу акча җирлеккә кергән авылларда халыкның көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыруга тотылды.
Аерым алганда, авылларның дүртесендә дә урам баганаларындагы янган лампочкаларны алмаштыруга — 120 мең, кышкы айларда урам юлларын кардан чистартуга 180 мең сум акча китте. Акман һәм Иске Комазанда юл ремонты 682 мең 500 сумга барып басты. 485 мең сумга төшереп, Дүсмәттә чишмә буе төзекләндерелде. Үзара салым акчасына, шулай ук, Комазан башында су башнясы койма белән әйләндереп алынды.
Өстәмә зур эшләрдән, җирлекнең үз бюджеты исәбенә, Иске Комазанда су башнясы кайтартылып, көйләп куелган иде. 2025 елда аны су трассасына тоташтырасы була. Дүсмәт мәдәният йортына сузылган җылылык торбалары алыштырылды, зур залга өстәмә җылылык радиаторлары куелды.
2025 елда үзара салым акчасына җирлектә башкарасы эшләр байтак. Шулардан, мәсәлән, Дүсмәтнең үзендә корыган, өйләргә аву куркынычы булган карт агачларны кисү каралган. Иске Комазанда яңа су башнясы кайтартып урнаштырылган иде, шуны койма белән әйләндереп аласы, су трассасы сузасы бар. Акман һәм Комазан башы авылларында юлларны ремонтлау күздә тотыла. Яңа 2025 елда үзара салымны кеше башыннан Дүсмәттә — 500 сумнан (2024 елда 1000 сум иде), Иске Комазанда — 600 сумнан (узган ел — 500 сум), ә Акман белән Комазан башында 1000әр сумнан (үткән елдагыча) җыярга дигән фикергә киленде.
Яңа елда да урамнардагы багана башарына көйләнгән лампочкаларның янып чыкканнарын яңаларына алмаштыру, кышкылыкта авылларның урамнарын кардан ачу да үзара салым акчасына эшләнәчәк.
2025 елны ил Президенты Владимир Путин Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Ватанны саклау — махсус операциядәге егетләрнең үзләренә кушылган бурычны хәрбиләрчә намус белән үтәү. Ә тыныч тормыштагы һәрберебезнең үз хезмәт урынында, үзенең эше белән илебез экономикасын алга җибәрү өчен тырышуы — Ватаныбызның бөтенлеген саклау, аның якты киләчәген тәэмин итү. Яңа ел авылдагы һәр өйгә яхшы хәбәрләр генә китерсен. Көннәребез — эшле, табыннар ашлы булсын. Гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм тынычлык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев