Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүртмунча мәдәният йорты фольклор коллективы «Монлы тавыш 60+» конкурсында катнашты

Ел саен 12 июльдә Кашкатау тавы итәгендә Зәй районының «Питрау» бәйрәме уза.

Дүртмунча мәдәният йортының "Тугай" фольклор коллективы бәйрәмдә катнашучыларны һәм хөрмәтле кунакларны беренчеләрдән булып чишмә территориясендә каршы алды.

«Аларга чишмә суы эчәргә, күргәзмә белән танышырга тәкъдим ителде, анда ата-бабаларның йола-гадәтләре генә түгел, ә заманча мәдәният тә күрсәтелде. Быел чишмә территориясен бизәү Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган иде.

Бу кичне Кашкатау тавы итәге үзенә бертөрле юмарт бүләкләр,яңгыравыклы җырлар һәм дәртле биюләр ярминкәсенә әверелде.

Һәр авыл җирлеге милли ишегалды бизәде,төрле мәйданчыклар эшләде, анда һәркем күңеленә ятышлы шөгыль таба алды.Оештырылган "Гаилә - гомер бишегем", "Монлы тавыш 60+" бәйгеләрендә Дүртмунча мәдәният йорты коллективы актив катнашты һәм барлык кунакларны үзләренең чыгышлары белән сөендерде», –.дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев